+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 июль 2021, 12:46

Абитуриент, сынатма!

Быел яшьләрне бу өлкәдә нинди яңалыклар көтә?

Абитуриент, сынатма!
Абитуриент, сынатма!

Мәктәпләрдә имтиханнар тапшыру тәмамланды, димәк, абитуриентларга уку йортларына юлланырга вакыт. Быел бу юнәлештә нинди яңалыклар бар соң?

Кабул итү комиссияләре исемлекләрне исемсез һәм әтисенең исемен күрсәтмичә бастырачак. Бу - закон таләбе. Һәр абитуриент үзен номеры буенча табачак (мәсәлән, СНИЛС номеры). Быел документлар тапшырырга мөмкин булган белгечлекләр һәм юнәлешләр саны 10га кадәр артты. Ягъни абитуриентка сайлау өчен 5 вуз һәм 10 юнәлеш бар.

Университетка керү өчен документларны "Дәүләт хезмәтләре", вуз порталлары аша, яки почта аша тапшырырга мөмкин. Моннан тыш, кабул итү комиссиясендә күзгә-күз аралашуны беркем дә гамәлдән чыгармады. Тәүдә документларның (паспорт, СНИЛС, аттестат) күчермәләрен, гаризаны калдыра аласыз, ә БДИ буенча мәгълүматлар федераль мәгълүматлар базасыннан алыначак. Көндезге һәм онлайн документлар тапшыру арасында аерма юк. Колледжларны тәмамлаучыларга белгечлек сайларга, имтиханнар исемлеген карарга, университетка керү өчен онлайн керү сынауларын узарга кирәк.

Вузга керү өчен үтү баллары әлегә билгеләнмәгән. Ул барлык абитуриентлар документлар тапшырганнан һәм кереш сынаулары нәтиҗәләре билгеле булганнан соң формалаша. Өстәвенә, бу һәр конкрет белгечлеккә бәйле. Узган елда да укырга керү баллы төрлечә иде. Атап әйткәндә, бу сан 180 һәм аннан югарырак булырга тиеш иде.

Фото: proufu.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: