+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 июль 2021, 14:50

Безнең укучылар сынатмады!

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

Безнең укучылар сынатмады!
Безнең укучылар сынатмады!

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

Кичә, 12 июльдә, Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында 2021 елда Бердәм дәүләт имтиханына йомгак ясалды.

"Без БДИ нәтиҗәләренә аеруча зур игътибар бирәбез. Баллар безнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем бирүнең сыйфатын чагылдыра. БДИ нәтиҗәләре, сез белгәнчә, киләчәктә вузларга керү нигезе булып тора. Шуңа күрә мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләүнең сыйфатына аларның киләчәктә һөнәри яктан формалашуы һәм хезмәт базарында булачак белгечләр сыйфатында көндәшлеккә сәләтлелеге бәйле", — диде Андрей Назаров.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов китергән мәгълүматлар буенча, агымдагы елда республикада урта гомуми белем программалары буенча имтиханга 19 347 кеше теркәлгән. Аларның 17 814е — 11нче сыйныфны тәмамлаучылар, 1340ы — узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары, 184е колледжда белем алучылар һәм 9ы - 10нчы сыйныф укучылары.

Быел урыс теле, профильле математика, җәмгыять белеме, физика, биология, информатика һәм ИКТ аеруча популяр фәннәр булды.

Югары уку йортларына укырга керергә җыенмаган чыгарылыш сыйныф укучылары урта гомуми белем турында аттестат алу өчен ике фәннән – математика һәм урыс теленнән имтихан тапшырды. Республикада БДИ тапшырудан баш тарткан һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнарын сайлап алган 1302 укучы булган. БДИ формасында 17 690 кеше имтихан тапшырды, шуларның 16 149ы – агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары.

Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү өчен, холык төзәтү колонияләрен дә кертеп, 164 имтихан тапшыру пункты оештырылды. Аларда “Роспотребнадзор” һәм “Рособрнадзор” рекомендацияләре нигезендә барлык саклык чаралары да үтәлгән.

12 июльгә барлык төп имтихан тапшыру көннәре буенча нәтиҗәләр алынган, алардан сигез фән (урыс теле, математика, география, химия, тарих, җәмгыять белеме, биология һәм информатика) буенча, 2020 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, уртача балларның артуы күзәтелә.

“1 июльдә Башкортстан Башлыгы указы кабул ителде, ул Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә катнашучы вузларга укырга керүче "100 баллчыларга" 150 мең сум күләмендә республика Башлыгы премиясен бирүне күздә тота", — диде Азат Бадранов.

 

Фото: Правительство РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: