+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 июль 2021, 10:30

“Бу - һичшиксез, зур уңыш!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров БДИда 100 балл алган укучылар белән очрашты.

“Бу - һичшиксез, зур уңыш!”
“Бу - һичшиксез, зур уңыш!”
Республика Башлыгы Радий Хәбиров БДИда 100 балл алган укучылар белән очрашты.

12 июльдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 100 балл алган мәктәп укучылары белән очрашты. Төбәк җитәкчесе ике фәннән максималь балл җыйган мультибаллчыларга Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының сорауларына җавап бирде. Очрашу катнаш онлайн һәм оффлайн-форматта узды: мультибаллчылар очрашуга үзләре килде, ә калган 99 йөз баллчы сөйләшүгә видеоконференция режимында кушылды.

Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин әйтүенчә, бу уку елында республикада барлык фәннәр буенча БДИның уртача баллы арткан. Шулай ук югары балл җыючылар саны да арткан – 84 укучы 99 балл җыйган.

“Сезнең уңышларыгызга шатбыз! Сезгә пандемия һәм коронавирус чикләүләренә бәйле авыр вакытта укырга һәм имтихан тапшырырга туры килде. Әмма сез көчләрегезне туплый һәм алга зур адым ясый алдыгыз. Бу - һичшиксез, зур уңыш, — диде Радий Хәбиров. – Хәзер сезгә тормышта иң мөһим карарларның берсен – югары белем алачак вузны сайларга туры киләчәк. Сезнең күбегез безнең республика вузларына тукталды. Кайберәүләр башка төбәкләргә укырга китә. Һәм без, сез дипломнар алгач, кече Ватанга яңа белемнәр һәм компетенцияләр белән әйләнеп кайтуыгызга шат булачакбыз. Башкортстан вузларында укуларын дәвам итәргә карар кылган укучылар өчен без яхшы ярдәм чарасы – 150 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган премия булдырдык”.

Исегезгә төшерәбез: Башкортстан Башлыгы указы нигезендә әлеге премияне БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгендә катнашучы республика вузларына укырга керүчеләр алачак.

"Безнең Евразия фәнни-белем бирү үзәге 2020 елның декабрендә федераль статус алды. Әле без БашДУ һәм УДАТУ базасында Зур университет булдыру өстендә эшлибез. Бу матди базаны үстерүгә, алдынгы фәнни эшләнмәләрне финанслауга, талантлы яшьләргә ярдәм итүгә федераль акчалар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Август аенда без “Приоритет-2030 " программасында катнашу өчен Русия Фән һәм югары белем министрлыгына тиешле гариза җибәрәчәкбез. Конкурста җиңү республика югары мәктәбен ныгытуга һәм үстерүгә федераль бюджеттан елына 1 миллиард сумга кадәр акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк".

Аралашу барышында чыгарылыш сыйныф укучылары Башкортстан югары уку йортларына укырга кергәндә ташламалар, федераль олимпиадаларның төбәк этапларында җиңгән сәләтле укучыларга матди ярдәм күрсәтү белән кызыксынды.

"Сезнең белән аралашу булачак идарә карарларын кабул итү өчен бик нәтиҗәле һәм файдалы булды, – дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров. — БДИ нәтиҗәләре буенча югары баллар алуыгыз белән сезне тагын бер кабат котлыйм, кадерле балалар, һәм киләчәктә дә уңышлар телим!”.

Алдан хәбәр итүебезчә, быел Башкортстанда имтихан кампаниясе нәтиҗәләре буенча 107 укучы БДИны 100 баллга тапшырды. Биш кеше, берьюлы ике фәннән имтиханны иң югары баллга биреп, “мультийөзбаллчы” булды.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: