+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 июль 2021, 10:10

Прививка ясатмаган студентлар тулай тораксыз калачак

Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белдерде.

Прививка ясатмаган студентлар тулай тораксыз калачак
Прививка ясатмаган студентлар тулай тораксыз калачак

Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белдерде.

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында искә төшерүләренчә, вакцинасыз студентларны тулай торакларга урнаштырмаячаклар.

Кичә "Юлдаш" телеканалы һәм Республика белән идарә итү үзәге Башкортстан югары уку йортларына кабул итү кампаниясенә багышланган туры эфир оештырды.

Брифинг барышында мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Альберт Кәримов вузларның коронавирустан вакцина ясатмаган студентларны тулай торакларга урнаштырмаячагы турында искәртте.

“Карарлар кабул ителде. Укырга керү турында боерык алган барлык укучылар вакциналау турында карар кабул итәргә, я медотвод турында белешмә бирергә тиеш булачак, чөнки аннан башка тулай торакка урнашу мөмкин булмаячак", — диде министр урынбасары.

 

Фото: ufacitynews.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: