+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 июль 2021, 14:55

Яшьләргә ярдәм булачак!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров БДИда 100әр балл җыючыларга социаль челтәрләрдә теләкләрен җиткерде.

Яшьләргә ярдәм булачак!
Яшьләргә ярдәм булачак!
Республика Башлыгы Радий Хәбиров БДИда 100әр балл җыючыларга социаль челтәрләрдә теләкләрен җиткерде.

“Бу егетләргә һәм кызларга бик җиңелдән түгел. Әле күптән түгел генә дәүләт имтиханнары һәм чыгарылыш кичәләре белән бәйле чаралар узды. Алар өчен күп нәрсәне әти-әниләре һәм укытучылар хәл итте. Ә бүген алар - мөстәкыйль кешеләр, һәм алга таба кая барырга, нинди белгечлек сайларга, кем булырга тиешлеген билгеләргә тиешләр. Мин аларның барысы да уңышлы булырына ышанам, - дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә. - БДИда йөзәр балл җыю... Моны аңлаучылар безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының уңышларын лаеклы бәяли. Республикада 104 егет һәм кыз Бердәм дәүләт имтиханын йөз баллга тапшырды. Бу - бик лаеклы нәтиҗә. Биш чыгарылыш сыйныф укучысы ике тапкыр иң югары балл алды, һәм хәзер алар илнең теләсә кайсы югары уку йортына керә ала.

Чыгарылыш сыйныф укучылары белән безнең югары уку йортлары, республиканың киләчәккә юнәлеше, яшьләрнең кая омтылуы турында җитди сөйләшү булды. Әлбәттә, кайсы уку йортына керүне алар үзләре сайлый. Әгәр ул безнең югары уку йортлары булса, безнең күп юнәлешләр буенча белем дәрәҗәбез җитди булса, мин бик шат булачакмын. Республикада традицион рәвештә көчле вузлардан нефть – УДНТУ, авиация – УДАУ, аграр – БашДАУ, медицина – БДМУ, безнең классик вузыбыз – БДУда көчле традицияләр бар. Без бик яхшы белгечләр әзерлибез.

Башкортстанда без студентларга һәм яшь белгечләргә ярдәм итү чараларын эшләдек, бюджет урыннары бар, ә быел федераль үзәк ярдәме белән алар 2000гә артты. Тик республика яшьләре кая гына барса да, аларга үз мөмкинлекләреннән файдалануларын, үз юлларын табуын телим. Ә без аларны туган республикабызда, өйдә көтеп калабыз”.
Фото: glavarb.ru
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: