+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 июль 2021, 11:35

Бу укучылар - барысы өчен дә үрнәк!

Уфа мэры БДИда 100 балл җыючылар өчен махсус номинация булдырырга тәкъдим итте.

Бу укучылар - барысы өчен дә үрнәк!
Бу укучылар - барысы өчен дә үрнәк!
Уфа мэры БДИда 100 балл җыючылар өчен махсус номинация булдырырга тәкъдим итте.

Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков БДИ буенча мультибаллчылар белән очрашты. Математика һәм физика буенча ике егет — 100әр, информатика буенча — 98, урыс теле буенча 96 балл алган. Бу хакта ул бүген шәһәр мэриясендә узган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

“Бу - уникаль балалар, әгәр бераз гына тырышсалар, 400 балл да алырлар иде. Ильядан ни өчен 98 балл алуы турында сорагач, ул әлеге имтихан аның дүртенче фән булуы, аңа әзерләнмәве, тапшырырга болай гына килүе турында сөйләде. Мин аңа, әзерләнергә кирәк иде, чөнки синең өчен бу мөһим түгел, шәһәр өчен дә 300 балл бик мөһим, дип әйттем”, — диде мэр.

Сергей Греков БДИ буенча югары балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аерым номинация булдырырга тәкъдим итте.

“Ел саен без беренче һәр өчлекне, унлаган рекордсмен хакында мәгълүмат элеп куярга, бу укучылар турында сөйләргә тиеш. Бу - чыннан да, мәктәпләр һәм булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яхшы үрнәк. Без номинацияләр булдырырга тиеш. Аларның фамилияләре бездә булсын өчен мондый чыгарылыш сыйныф укучыларын күзәтеп торырга тиешбез", — дип билгеләде Уфа мэры.

 
Фото: pressaufa.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: