+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 июль 2021, 17:50

Укытучылар яшерен чыгарылыш кичәсе оештырган...

Шау-шулы бәйрәм сугышу белән тәмамланган.

Укытучылар яшерен чыгарылыш кичәсе оештырган...
Укытучылар яшерен чыгарылыш кичәсе оештырган...
Кырымның Ленин районы Заветное авылы мәктәбе укытучыларын, COVID-19 буенча чикләүләргә карамастан, чыгарылыш кичәсе үткәргән өчен эштән җибәргәннәр. Бу хакта республиканың мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте министры Валентина Лаврик белдергән. Бу хакта “РИА Новости Кырым” басмасы хәбәр итә.

Элегрәк социаль челтәрләрдә һәм урындагы мәгълүмат чараларында ике педагог хатынның һәм берничә 9нчы сыйныф укучысының пляжда спиртлы эчемлекләр кулланып кичә оештырулары турында мәгълүмат пәйда булган. Нәтиҗәдә, бәйрәм укучыларның сугышуы белән тәмамланган. Шулай ук бер укытучының мәктәп укучысы белән “югалып торуы” хакында хәбәр ителә.

Әлеге очрак буенча район прокуратурасы тикшерү башлаган, шулай ук мәктәптә дә тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә, Валентина Лаврик сүзләренчә, укытучылар эштән китү турында гариза язган, ә мәктәп директоры шелтә алган.

 
Фото: activityedu.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: