Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-тикшеренү үзәгендә катнашучы югары уку йортлары укырга кабул итү кампаниясен башлады. Университетларга документларны 29 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин булачак. Кабул итү турында приказлар 17 августта басылып чыгачак.
Агымдагы елда аларда белгечлекләр саны артты. Яңа кагыйдәләр буенча, абитуриент укырга кергәндә гариза бирергә мөмкин булган әзерлек юнәлешләре санын югары уку йорты мөстәкыйль рәвештә билгели. Мондый юнәлешләрнең максималь саны хәзер 10га җитә, элек бу сан 3 кенә иде.
“Мондый мөмкинлек абитуриентларда республика вузларында бюджет урыннары саны сизелерлек артуны исәпкә алып барлыкка килде. Кабул итүнең контроль саннары республикада бакалавриат һәм белгечлек программалары буенча да, шулай ук магистратура һәм аспирантурада да артты”, — дип белдерде республика Башлыгының фән буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов.
Республика югары уку йортларына укырга керүче абитуриентлар шәхси уңышлары өчен өстәмә баллар алачак. Болар — ГТОның алтын билгесе, мәгариф учреждениесен отличнога тәмамлау турында документ, фән олимпиадаларында катнашу һәм җиңү, спорт казанышлары. Максималь рәвештә аларны 10 баллга кадәр алырга була (баллар һәр югары уку йорты тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә). Гадәттәгечә, югары уку йортларына максатлы юллама һәм махсус квоталар кебек кабул итү механизмнары эшли. Мондый кабул итүнең тәртибе һәм шартлары турында югары уку йортларында ачыкларга кирәк.
Агымдагы елда республика югары уку йортларына кергәндә БДИның иң югары баллары студентларга аена 100 мең сумга кадәр стипендия алу мөмкинлеге бирәчәк. Ә фәнни һәм инновацион эшчәнлек белән актив шөгыльләнүчеләргә Русиянең һәм чит илләрнең алдынгы югары уку йортларында фәнни стажировка узу мөмкинлеге каралган.
Университетларга документларны берничә ысул белән тапшырырга була:
— “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша “Вузга онлайн укырга керү”,
— “Онлайн укырга кер” сервисы ярдәмендә (2021 елда аңа 442 вуз һәм 93 филиал тоташтырылган, үзегез сайлаган университет исемлеккә керү-кермәвен алдан ук белергә кирәк),
— почта аша,
— югары уку йортының кабул итү комиссиясенә барып — 18 яшькә кадәр һәм вакциналану турында сертификаты булган укырга керүчеләр.
Барлык кирәкле мәгълүматны республика вузларының “кайнар элемтә” хезмәте аша белергә мөмкин.