+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 июль 2021, 14:55

Укытучылар прививка ясатырга тиеш

Вакциналаудан баш тарткан педагогларны укытудан читләштерергә мөмкиннәр.

Укытучылар прививка ясатырга тиеш
Укытучылар прививка ясатырга тиеш
Башкортстанда киңкүләм вакциналауга мәктәп укытучылары, колледж һәм югары уку йортлары педагоглары кушылды. Республика буенча барлыгы COVID-19дан прививканы педагогларның 46 проценты ясаткан да инде.
Уку елы башланыр алдыннан Белорет педагогия колледжы коллективы да прививка ясату кампаниясенә кушылырга карар кылды.

Быел май-июнь айларында анда коронавирус инфекциясе тарала, берничә хезмәткәр һәм студент зарарлана. Мондый хәл кабатланмасын өчен укытучылар үз вакытында прививка ясатырга, COVID-19 һәм вирус таралуны булдырмый калырга карар кылган.

14 июльгә колледж хезмәткәрләренең 38 проценты вакцина ясаткан. Июль ахырына кадәр 100 процентлы күрсәткечкә чыгу планлаштырыла.

Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика укытучыларына 1 сентябрьгә кадәр коронавирустан прививка ясатырга тәкъдим итә. Медицина күрсәтмәләреннән башка вакцина ясатудан баш тарткан очракта, укытучылар белем бирү процессыннан читләштереләчәк. Министрлыкның 2021 елның 15 июлендәге боерыгы нигезендә, вакцина ясаткан педагогларны бүләкләү сыйфатында, хезмәт хакын саклап, өстәмә ял көннәре биреләчәк.

Сүз уңаенда, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында хезмәткәрләрнең 79,3 проценты вакциналанган да инде.

 
 
Фото: weacom.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: