"Госуслуги" порталында яңартылган суперсервис эшли башлады, ул "Югары уку йортына онлайн укырга керү" дип атала. Аның ярдәмендә документларны көндезге, көндезге-читтән торып һәм максатлы укуга тапшырырга мөмкин, кабул итү комиссиясенә шәхсән килү мәҗбүри түгел.
"Дәүләт хезмәтләре" ярдәмендә Башкортстанның нинди югары уку йортларына керергә мөмкин?
Болар - республиканың барлык югары уку йортлары, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтыннан тыш, "Онлайн вузларына укырга керү" сервисы аша документларны БашДУ, УДАТУ, УДНТУ, БДМУ, Акмулла исемендәге БДПУ, БДАУ, Республика Башлыгы каршындагы БАГСУ, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтына бирергә мөмкин.
Суперсервиска бөтен ил буйлап барлыгы 500дән артык югары уку йорты тоташтырылган.
Документлар тапшыру өчен:
- "Дәүләт хезмәтләре"ндә теркәлергә;
- укырга кабул итү турында гаризаны тутырырга;
- кирәкле документларны: укырга кергәндә исәпкә алына торган шәхси казанышларны раслый торган сканнар яисә таныклыкларның фотоларын кертергә.
Ничә вуз сайларга мөмкин?
Документларны бер үк вакытта 10 юнәлештәге 5 вузга бирергә мөмкин.
Аттестатның оригиналын кайчан китерергә?
Оригиналны вузга кергәннән соң, укуның беренче елы дәвамында алып килергә кирәк булачак.
Укырга кергәнлегеңне ничек белергә?
"Дәүләт хезмәтләре"ндә шәхси кабинетта конкурс буенча узган абитуриентларга хәбәр ителә.
Суперсервис ярдәмендә абитуриент:
- керү имтиханнарының расписаниесен белә һәм аларга языла (әгәр керү, БДИ нәтиҗәләреннән тыш, өстәмә сынаулар каралган булса);
- конкурс исемлекләрендә үз урынын күзәтеп бара;
- документлар кабул иткәндә 29 июльгә кадәр гаризага үзгәрешләр кертә ала.
Документларны түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин:
[url=https://www.gosuslugi.ru/help/news/21_06_21_university]https://www.gosuslugi.ru/help/news/21_06_21_university[/url]
Фотр: bashinform.ru