2021 елның май-июнь айларында Белорет педагогика коледжында коронавирус учагы кабынуны теркәгәннәр иде. Уку елы башланыр алдыннан педагогик состав вирустан прививка ясатырга карар иткән. 14нче июльгә булган мәгълүматларга караганда, колледж хезмәткәрләренең 38 проценты вакциналаштырылган. Ә бу ай ахырына кадәр уку йортының барлык хезмәткәрләренә прививка ясау планлаштырыла.
Җәен дә эшне туктатмаган мәктәпкәчә учреждениеләргә килгәндә, тәрбиячеләрнең күпчелеге вакциналанган. 84нче балалар бакчасында хезмәткәрләрнең 70 проценты прививка ясаткан.
- Без хезмәткәрләрнең медицина оешмалары вәкилләре белән очрашуын оештырдык, алар анда сораулар бирде, компетентлы җаваплар алды. Күпләр бу эшнең мөһимлеген аңламый иде, әмма бу очрашудан соң, безнең барысы да диярлек вакциналаштырылды. Хәзер бездә медицина күрсәтмәсе һәм антитәнчекләр булган хезмәткәрләрнең бик аз проценты калды, - диде Уфа шәһәренең 84нче балалар бакчасы мөдире Оксана Плотникова.