+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 июль 2021, 20:24

"Ныклы гаилә" проекты "Энергетик" балалар лагеренда ничек эшли?

Башкортстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Милана Скоробогатова Уфа районының Акманай авылында урнашкан "Энергетик" балаларны савыктыру лагеренда булды.

"Ныклы гаилә" проекты "Энергетик" балалар лагеренда ничек эшли?
"Ныклы гаилә" проекты "Энергетик" балалар лагеренда ничек эшли?

Милана Скоробогатова билгеләп үткәнчә, «Ныклы гаилә» проекты инде сигез ел балалар ялы учреждениеләрендә профилактик тикшерүләргә һәм хәвефсезлек, балалар туклануы, спорт объектларын ныгытуга бәйле хокук бозуларны ачыклауга игътибарны юнәлтә. Мондый эш һәр елның апреленнән башлана һәм октябрьдә тәмамлана. Кышкы айларда ук балалар ялын оештыручылар, ата-аналар белән очрашулар үткәрелә.

Бүген лагерьга 250 бала киләчәк.

Милана Скоробогатова барлык нормаларның да үтәлүен, биналар хәвефсезлеген, баскыч мәйданчыклары, футбол капкалары, душ, бассейн, ашханә эшен тикшерде.

«Энергетик» балалар савыктыру үзәгенең маркетинг һәм хезмәтләр күрсәтү бүлеге башлыгы Олеся Родионова кешбэк программасының уңышлы эшләвен, аның буенча 193 юллама сатып алынуын, ата-аналарның канәгать булуын һәм әлеге программаны озайтуга өметләнүен билгеләп үтте.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: