-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 июль 2021, 20:00

Ковидтан кәгазь белән сакланып булмаячак!

Уфа шәһәре 94нче лицееның урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Алла Яһудина вакциналау турында үз фикерен җиткерде.

Ковидтан кәгазь белән сакланып булмаячак!
Ковидтан кәгазь белән сакланып булмаячак!

Аның сүзләренә караганда, прививка ясатыргамы-юкмы дигән сорауга җавап алар гаиләсендә күптән кабул ителгән.

- Мин үзем коронавирус белән авырдым, өстәвенә, шактый авыр: буыннар авыртты, температура озак төшмәде, — дип сөйли Алла Геннадьевна. — Миннән соң ирем авырып китте. Безгә бәхет елмайды, инфекциянең начар нәтиҗәләрен без үзебездә тоймадык. Әмма кабат авырыйсы килми.

Күрү буенча инвалид буларак, мин вакциналанудан медотвод сорый ала идем, тик моны эшләмәдем. Минемчә, "кәгазь белән саклану" дөрес түгел. Пандемиягә бәйле хәлдә үзеңне сакланган дип санау мөмкин түгел, чөнки куркынычның кайсы яктан килеп, синең буыннарга яки кан тамырларына ничек сугачагын белмисең. Без бөтен гаилә белән прививка ясатырга булдык, чөнки үз-үзебезне һәм якыннарыбызны саклау мөмкинлеге бар икән, димәк, аннан файдаланырга кирәк. Вакциналауның беренче этабын мин яхшы кичердем, икенчесен көтәм.

Башкортстанда COVID-19дан прививканы 50 процентка якын педагог ясаткан да инде. Билгеле булуынча, Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика укытучыларына 1 сентябрьгә кадәр коронавирустан прививка ясатырга тәкъдим итте. Медицина күрсәтмәләреннән башка вакцина ясатудан баш тарткан очракта, укытучылар белем бирү процессыннан читләштереләчәк.

Министрлыкның 15 июльдәге боерыгы нигезендә, вакцина ясаткан педагогларны бүләкләү сыйфатында, хезмәт хакын саклап, өстәмә ял көннәре биреләчәк. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында хезмәткәрләрнең 80 проценты вакциналанган да инде.

 

Фото: mgazeta.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: