Һәр кешенең гомерендә мәктәп еллары аерым урын алып тора. Югыйсә, гомерләр узып та, әлеге чор хәтердә әледән-әле яңармас, күңел кылларын тибрәтмәс иде.
50 ел элек мәктәп бусагасын атлап чыгып киткән, инде чәчләре чалланган Күзәй урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары да шушы балачак дөньясына янә әйләнеп кайтты.
50 ел гомер. Кайда гына ташламаган язмыш егет-кызларны. Нинди генә сынаулар алдында калдырмаган аларны, ниләр генә кичерергә туры килмәгән – барыбыз да инде ярты гасыр гомер кичергәнбез.
Кайда гына яшәсәк тә, кайда гына эшләсәк тә, кеше булып кала белдек, сынатмадык, Аллаһка шөкер. Безнең сыйныф тату бердәм булды. Бу хәзер дә дәвам итә. Хәбәрләшеп, сөйләшеп, аралашып торабыз.
Шундый бердәм булубызда сыйныф җитәкчебез Әнисә Шәрип кызы Шакированың (Зиннәтуллина) өлеше зур. Бер коллектив, булып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә өйрәтте ул, аңа рәхмәтебез чиксез. Бүгенге көндә ул исән-сау, балалары һәм оныклары тәрбиясендә Богады авылында гомер кичерә.
Җәйнең шушы матур мизгелендә кабат очрашуга җыелдык. Аны бик тә көчле иганәчеләребез Шамил Шәкүров һәм Рәмилә Гәрәева оештырды. Кичә, гадәт буенча, мәрхүм укытучыларыбызны һәм сыйныфташларыбызны 1 минут тынлык белән искә алудан башланды. Кызганычка каршы, 12 укытучыбыз һәм 16 сыйныфташыбыз инде безнең арада юк. Өч укытучыбыз бүген исән-саулар. Олы яшьтә булуларына карамастан, матур гына гомер итәләр. Алдагы көннәрдә дә Ходай сәламәтлекләрен бирсен.
Сөйләшер сүзләр, истәлекләр чәй табыны артында да бетмәде. Бәйрәм табынын Рәмилә Шәйдулла кызы оештырды. Мәктәп елларындагы кызыклы вакыйгаларны искә алып утырдык. Сагындырган, кызлар-егетләр шулкадәр гадиләр, хәтта елашып та алдылар...
Чаллыдан кайткан Венера Вәлиева туган ягын, туган нигезен сагынуын тыныч кына сөйли алмады. Туган нигезләргә ешрак кайтып йөрегез, дип сүзен тәмамлады ул.
Әлфинә Кучимова төрле кызык хәлләр, мәзәкләр сөйләп кәефләрне күтәрсә, Радмир Ризванов үзенең дәртле биюләре белән ямь өстенә ямь өстәде. Күңелле итеп утыру концерт номерлары белән үрелеп барды.
Кунак итеп чакырылган яшь, талантлы җырчы Илмир Халиковның моңлы җырлары беребезне дә битараф калдырмады. Баянчы Фәних Гәрәевның баян моңнарына биюче кыз-егетләребез дә табылды. Әйткәндәй, Радмир да, Фәних та – мәрхүм сыйныфташыбызның туганнары. Алар безнең һәр очрашуыбызны ямьли, ярдәм итә. Ә без һәр 5 ел саен очрашып торабыз.
Арытаба 86 яшен тутырган инглиз теле укытучысы Рәфидә Нәби кызына тукталдык. Олы яшьтә булуына һәм зур кайгы кичерүенә карамастан, ул бүген шул ук мөлаемлеген югалтмаган. Безне күрү шатлыгыннан күз яшләрен тыя алмады. Аның белән истәлеккә фотога төшкәннән соң, Кыскакулбаш авыл зиратына юл тоттык. Анда 16 яшендә авариягә очрап, вафат булган сыйныфташыбыз Дамир Арслановның каберенә чәчәкләр салдык. Ул яп-яшь килеш безгә карап шатланып торган кебек тоелды. Гөлфия Чанышева дога укыганнан соң, Күзәй авылы зиратына юлландык. Монда 4 сыйныфташыбыз каберенә чәчәкләр салдык. Авыр, уйландырырлык минутлар. Менә шунда яшәүнең кыйммәтен аңлыйсың...
Матур күлмәкләребезне спорт костюмнарына алыштыргач, Шамил Шәкүров оештырган табынга, урманга юнәлдек. Анда төрле уеннар уйнадык, беркем дә читтә калмады. Сыйныфташыбыз Зәйтүнә Вәкилова матур җырлары белән сөендерде. Табигать тә безгә карата мәрхәмәтле булды. Күптәннән сагындырган яңгыр тамчылары саран гына сибеп үтте.
Ярты гасыр вакыт узуга карамастан, менә шулай бердәм булып, күпләп очрашуга килдек, башка шәһәрләрдән кайтучылар да бар иде. Еллар агышы әлеге татулыкка һич тә киртә була алмаган. Шушы җылылык гомерле, киләчәк буынга, мәктәпне тәмамлаучыларга үрнәк булсын!
Соңыннан авылның биек тавының югары ноктасына күтәрелдек. Монда безне Рәмилә Гәрәева әзерләгән сюрприз көтә иде. Очрашуыбыз бик матур салют белән тәмамланды. Санаулы сәгатьләр тиз үтте. Яшәү көче биргән бу мизгелләр сыйныфташлар күңелендә әле озак сакланыр.
Лилия Чанышева.
Бүздәк районы.