+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 июль 2021, 21:30

Республикада балалар ялының яңа форматы булачак

Башкортстанда балаларның ялын дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын кулланып үстерергә планлаштыралар.

Республикада балалар ялының яңа форматы булачак
Республикада балалар ялының яңа форматы булачак
Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов рәислегендә үткән киңәшмәдә ROSCAMPS компаниясе ("Балалар ялының операторы" компанияләр төркеме) республикада тиешле инфраструктур проектларны дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын кулланып тормышка ашыру башлангычы белән чыкты.

— Бүгенге көндә туризм— Башкортстан икътисады үсешенең төп юнәлеше. Балалар ялы аның бер элементы булып тора. Республика Хөкүмәтенең бурычы — балаларга һәрьяклап рухи, әхлакый, интеллектуаль һәм физик үсеше өчен шартлар тудыру. Безгә каралган концессион башлангычны эшләп бетерергә һәм проектны тормышка ашыру алгоритмын әзерләргә, вакытны һәм җаваплы башкаручыларны билгеләргә кирәк. Әлеге башлангыч төбәк өчен база объектына әверелергә мөмкин, — диде Рөстәм Моратов.

“Балалар ялының операторы " җәмгыяте генеральный директоры Евгений Шулятьев сүзләренә караганда, әлеге проект — балалар ялының яңа форматы. Ел әйләнәсенә эшли торган балалар үзәге өстәмә белем бирү үзәген, спорт залларын, медицина блогы һәм күргәзмә үзәген үз эченә алачак.

Концессиянең фаразланган вакыты 10-15 ел тәшкил итәчәк. Инвестиция фазасы — ике ел.

Республикадан инвестор проектка салынган инвестицияләрне кире кайтару һәм объектның төбәк программалары исәбенә 70-80 процентка йөкләнешен тәэмин итү буенча гарантия алырга уйлый.

Рөстәм Моратов башка төбәкләрдә проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен өйрәнергә, проектның финанс моделен эшләп бетерергә һәм республика ягыннан йөкләмәләр билгеләргә кушты.

 
Фото: kidsvisitor.com


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: