-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 июль 2021, 13:20

Уфага "Сириус" белем бирү үзәге җитәкчесе киләчәк

Уфадагы сәләтле укучыларның ата-аналары, укучыларның үзләре, педагогик колледж директорлары Гомумрусия халык фронты Үзәк штабы рәистәше һәм "Сириус" белем бирү үзәге җитәкчесе Елена Шмелёва белән аралашырга планлаштыра. Ул Башкортстан башкаласында эш сәфәре белән 22-23 июльдә булачак.

Уфага "Сириус" белем бирү үзәге җитәкчесе киләчәк
Уфага "Сириус" белем бирү үзәге җитәкчесе киләчәк
«Сириус» төбәк челтәре экспертлары белән бергә, фән, мәдәният, спортны да кертеп, төрле өлкәләрдә төбәкара багланышлар буенча фикер алышу планлаштырыла.

"Мәктәпләргә һәм лицейларга, гомуми белем бирү һәм фәнни үзәкләргә, республика вузларына, шул исәптән Уфа дәүләт нефть техник университетына, "Аврора" үзәгенә, Рима Баталова исемендәге Башкортстанның спорт әзерлеге үзәгенә бару планлаштырылган", - дип ачыклык кертте оештыручылар.

Шулай ук Елена Шмелёва «МногодетОК» гаилә фестивалендә һәм «Яшь фән һәм мәгариф лидерлары: Башкортстанда талантлар өчен көрәш стратегиясе» стратегик сессиясендә катнашачак.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: