+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 июль 2021, 21:38

Укучыларның киләчәген кайгырту мөһим

Раил Әсәдуллин "Сириус" үзәге эшчәнлеген югары бәяләде.

Укучыларның киләчәген кайгырту мөһим
Укучыларның киләчәген кайгырту мөһим

"Бердәм Русия" партиясенең "Яңа мәктәп" проекты төбәк координаторы Раил Әсәдуллин, Гомумрусия халык фронты Үзәк штабы рәистәше һәм "Сириус" мәгариф үзәге җитәкчесе Елена Шмелёваның килүе республика һәм ил өчен кызыклы булачак, чөнки төбәк өчен "Сириус" үзәге тәҗрибәсе мөһим, ә үзәк өчен Башкортстанның сәләтле балалары белән эше дә кызыклы, дип саный.

"Сириус" бөтен илдән сәләтле балаларны кабул итә, ә төбәктә "Аврора" үзәге эше оригиналь, ул гомуми белем бирү мәктәбе, төрле үзәкләр белән турыдан-туры эшләве белән билгеле. Республикада, башка төбәкләрдән аермалы буларак, күп кенә "Үсеш нокталары" бар. Анда укытучыларның "Үсеш нокталары"нда эш тәҗрибәсе бик кызыклы, бигрәк тә санлы технологияләр үсеше аспектында. Кызганыч, укытучылар һәм балалар каникулларда. Турыдан-туры очрашулар балаларны мотивацияләү һәм үзлегеңнән белем алу җәһәтеннән бик файдалы булыр иде ", - диде Раил Әсәдуллин.

Элегрәк Елена Шмелева киңкүләм мәгълүмат чараларында белем бирү сыйфатын яхшырту өчен гомуми белем бирү кысаларында балаларга уку йөкләнешен киметергә һәм укытучылардан бюрократик йөкне алырга кирәк, дип белдергән иде. Раил Әсәдуллин "Сириус" үзәге җитәкчесенең педагогларга бюрократик йөкләнеш өлешендәге фикере белән килеште.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: