-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 июль 2021, 20:10

Башкортстанда талантлы балаларга юллар ачык!

Бу хакта бүген очрашу барышында “Сириус” үзәге җитәкчесе Елена Шмелева белдерде.

Башкортстанда талантлы балаларга юллар ачык!
Башкортстанда талантлы балаларга юллар ачык!
Башкортстан талантлар белән эшләү гомумдәүләт системасына өлеш кертү буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора. Бу хакта бүген УДНТУда “Сириус” үзәге җитәкчесе Елена Шмелева хәбәр итте.

“Без "Сириус"та квалификацияләрен күтәрүдә педагогларны даими күрәбез. Һәм безнең программалар буенча килүче аларның чыгарылыш сыйныф укучыларын да. Бүген без төрле белем бирү оешмаларын күрдек, аларны без төрле призма аша бәялибез, әмма бала үсешенә керткән өлеш үлчәү берәмлеге булып тора. Һичшиксез, яңа инфраструктураны үстерү исәбенә без һәр балага үз талантын ачу өчен мөмкинлек бирергә тиеш. Һәр бала талантлы, аны ачарга мөмкинлек бирү өлкәннәрдән тора. Шуңа күрә без бүген төзелә торган проектларга да бәя бирәбез, мәктәпләр дә күп булачак.

Без гаризалар турында фикер алыштык, алар шактый күп — төбәк буенча 300дән артык. Һәм аларның барысы да эшли башлаячагына ышанам. Без капиталь ремонт принциплары, белем бирү дәрәҗәсенә бүленмичә педагогларның квалификациясен күтәрү принциплары турында фикер алыштык. Башлангыч алган проектлар республикада булган бөтен мәгариф структурасын интеграцияләргә мөмкинлек бирә".

“Сириус” үзәге җитәкчесе төбәк университетларының шәһәр тирәлеген үстерүгә керткән өлешенең мөһимлеген билгеләп үтте, шул ук вакытта гаиләләр саны арту учреждениеләрдә яңа урыннарны арттыру һәм инфраструктураны үстерү зарурлыгына басым ясады. Бурычлар Президент һәм “Бердәм Русия” партиясе йөкләмәсе кысаларында үтәлә. Мониторингны Гомумрусия халык фронты алып бара. Инде күп эш башкарылган, Уфада һәм тулаем республика буенча иң яхшы тәҗрибәләр гамәлгә кертелә, дип билгеләп үтте Елена Шмелева.

 
Фото: .bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: