+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 июль 2021, 19:26

Иң таланты балалар - Башкортстанда!

Бүген, 22 июльдә, Уфаның «Аврора» белем бирү үзәгендә «Сириус» үзәге җитәкчесе Елена Шмелева проектлаучы балалар белән очрашты.

Иң таланты балалар - Башкортстанда!
Иң таланты балалар - Башкортстанда!

«Аврора» үзәге «Сириус» моделе буенча төзелгән, биредә соңгы техника белән җиһазландырылган лабораторияләр, махсус класслар бар.

Беренче булып Артур Халиков үз проектын тәкъдим итте. Егет сөйләгәнчә, водород генераторы суда эшли. Шулай ук башка балалар да үз проектларын тәкъдим итте, Елена Шмелева укучыларны мактады һәм фәнни хезмәтләрне практикада ныгытырга тәкъдим итте.

«Аврора» үзәгендә «Сириус» җитәкчесе бөтен республикадан килгән педагоглар белән очрашты һәм мәгарифнең проблемалы мәсьәләләре турында мөрәҗәгатьләр һәм теләкләрне тыңлады. Тәкъдимнәр һәм мөрәҗәгатьләр фәнни яссылыкта да каралды һәм шулай ук Русия мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев тарафыннан тыңланды.

91нче гимназия укытучысы Андрей Носков «Аврора» үзәгендә узган "түгәрәк өстәл" барышында төрле фәннәр буенча Олимпиадага баручыларны әзерләү һәм аларның җиңүдән соң төбәктән китүләре турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте.

- Мәскәү лицейлары олимпиадаларда катнашучыларны һәм призерларны үзләренең мәктәпләренә 100, 300 һәм 500 мең сумлык призлы урыннар өчен бүләкләү белән күчерү турында тәкъдимнәр җибәрә. Укучылар чит вузларга күпләп китә, бу, әлбәттә, күңелсез тенденция. Җиде ел эчендә Бөтенрусия олимпиадасында алты призер әзерләдем, бу очракта укытучыга ни эшләргә?, — дип сорады Андрей Носков.

Русия мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев хәбәр иткәнчә, ул әлеге мәсьәләне контрольгә алачак.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: