-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 июль 2021, 16:15

Кече шәһәрләрдәге мәктәпләргә дә игътибарны арттырырга кирәк

Елена Шмелева кече шәһәрләрдә мәктәпләрне субсидияләү идеясен хуплады.

Кече шәһәрләрдәге мәктәпләргә дә игътибарны арттырырга кирәк
Кече шәһәрләрдәге мәктәпләргә дә игътибарны арттырырга кирәк
Эш сәфәре барышында Гомумрусия халык фронтының Үзәк штабы рәистәше, “Сириус” белем бирү үзәге җитәкчесе Елена Шмелева авыл мәктәпләрен субсидияләү программасын кече шәһәрләр мәктәпләренә дә киңәйтергә кирәк, дип белдерде.

Сүз Русиядә 2014 елдан бирле гамәлгә ашырылучы “Спорт-субсидия” программасы турында бара. Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Елена Шмелевадан әлеге башлангычны киңрәк учреждениеләр исемлегенә таратуда ярдәм итүләрен сорады.

“Бердәм Русия” партиясенең Халык программасына барлык тәкъдимнәрне дә җыячакбыз. Барлык мәктәпләргә дә инфраструктура һәм методик база кирәклегенә шик юк. Һәм бу мәсьәләдә максималь ярдәм күрсәтергә тырышачакмын", — дип белдерде Шмелева.

Очрашуны тәмамлап, Елена Шмелева мондый нәтиҗә ясады: “Мәгариф системасы балага белем бирергә генә түгел, ә аны өйрәтергә тиеш. Даими һәм процессны өзмичә. Бу һәр баланың потенциалын, талантын ачарга ярдәм итә. Балалар ата-аналар һәм педагоглар формалаштырган үз-үзеңне тоту, фикерләү моделен сайлый. Һәм монда әлеге балалар үзәге мисалында без аларны гамәлгә ашыру өчен барлык мөмкинлекләрне дә күрәбез.

Гомумрусия халык фронтында белем бирү процессын модернизацияләү өлешендә тәкъдимнәр җыю буенча тулы бер портал ачтык. Алар барысы да “Бердәм Русия” партиясенең Халык программасына керәчәк. Шуңа күрә очрашуда катнашучыларга, педагогларга һәм ата-аналарга үз тәкъдимнәрен юлларга тәкъдим итәм".

 
Фото: пресс- служба ОНФ

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: