+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 июль 2021, 22:30

"Төбәк университетлары территорияләрне үстерү үзәкләре булырга тиеш..."

Бүген, 22 июльдә, Уфага эш визиты белән килгән «Сириус» белем бирү үзәге җитәкчесе Елена Шмелева Уфа дәүләт нефть техник университетында булды һәм студентлар белән очрашты.

"Төбәк университетлары территорияләрне үстерү үзәкләре булырга тиеш..."
"Төбәк университетлары территорияләрне үстерү үзәкләре булырга тиеш..."

 Чара барышында студентларга югары белем бирүнең сыйфаты турында фикер алыштылар.

Елена Шмелева билгеләп үткәнчә, республикада проектлар күп, бу республиканың милли мәгариф системасына керткән өлеше зур икәнлеген аңлата. Аның сүзләренә караганда, тигез профессиональ программаларны үстерергә һәм педагогларның квалификациясен күтәрү программаларын үткәрергә кирәк.

- Региональ университетлар территорияләрне үстерү үзәкләре булырга тиеш. Без аларның һәркайсына ярдәм итәчәкбез, программаның сыйфатын һәм уникальлеген арттырачакбыз, – дип ышандырды ул.

Шулай ук, Елена Шмелева югары уку йорты ректоры Олег Баулин белән берлектә технология факультеты лабораториясендә, технологиянең укыту-методик дәресләрендә булды.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: