+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 июль 2021, 22:00

Кузнецов Затоны бистәсендә яңа мәктәп булачак!

Бу хакта “Сириус” үзәге җитәкчесе Елена Шмелева хәбәр итте.

Кузнецов Затоны бистәсендә яңа мәктәп булачак!
Кузнецов Затоны бистәсендә яңа мәктәп булачак!
2023 елда Уфа шәһәренең Кузнецов Затоны бистәсендә 1225 урынга исәпләнгән мәктәп барлыкка киләчәк. Бу хакта Гомумрусия халык фронты штабы рәистәше һәм “Сириус” үзәге җитәкчесе Елена Шмелева хәбәр итте.

Элегрәк Владимир Путин белән “туры линия”дә Уфа районында яшәүче Гүзәл Гәрәй кызы мәгариф инфраструктурасына кагылышлы мөрәҗәгать белән чыгыш ясаган иде. Шәһәрнең халык күп яши торган районы тиз үсә — якындагы мәктәпкә кадәр ике километр. Елена Шмелева мөрәҗәгать итүче һәм район халкы белән очрашты, анда республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, район җитәкчелеге катнашты.

"Бу мәктәпкә заявка бирелгән инде. Ул 1225 урынга исәпләнеп төзеләчәк. 2023 елда ул укучыларга ишекләрен ачачак, әгәр коллегалар эшли алса, без үз ягыбыздан ярдәм итәчәкбез. Тик башка проблема да бар: ике чакрым - бала өчен сизелерлек юл. Шуңа күрә дүрт мәктәп автобусы оештырылачак, алар укучыларны мәктәпкә йөртәчәк”, — дип аңлатты Елена Шмелева район халкына.

Төзекләндерү программаларына спорт объектлары да кертелергә тиеш, дип билгеләп үтте ул.

Элегрәк Елена Шмелеваның Уфаның Калинин районында яшәүче, Владимир Путин белән “туры элемтә”дә мөрәҗәгать иткән кеше әйткән адрес буенча урнашкан мәктәптә булуы хакында хәбәр ителгән иде. Константин Мөхәммәтдьяров мәктәпнең начар торышы турында сөйләде һәм чаралар күрүне сорады. Елена Шмелева ата-аналарга мәктәптәге эшләрнең бер өлешен 1 сентябрьгә кадәр ук үткәреләчәген, калган чараларның ел дәвамында алып барылачагын хәбәр итте.

 
Фото: bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: