+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 июль 2021, 14:15

Һәр укытучы вакциналауга җаваплы карый

Уфаның 82нче гимназиясе педагогларының 60 проценттан артыгы прививка ясаткан.

Һәр укытучы вакциналауга җаваплы карый
Һәр укытучы вакциналауга җаваплы карый
Билгеле булуынча, Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы республика укытучыларына коронавируска каршы яңа уку елы башлануга кадәр вакциналау үтәргә тәкъдим итте. Прививка ясату турында сертификат яисә ясатуны тыючы чирләр турында мәгълүмат булмаган очракта, педагогны эштән читләштерә алалар. Уфа шәһәренең 82нче гимназиясе директоры Юлия Тютченко әйтүенчә, мондый куркыныч мәктәпнең укытучылар коллективына янамый.

– Бүгенге көндә хезмәткәрләребезнең 60 проценттан артыгы прививка ясаткан, — ди ул. — Ялдан чыккан саен, август азагына-сентябрь башына кадәр, медотвод булганнардан тыш, вакциналау 100 процентка җитәр (барлыгы 64 кеше) узар дип көтелә.

Гимназия коллективына үзәкләштерелгән вакциналау кирәк түгел – һәркем, бигрәк тә җәйге чорда, прививканы үзе ясата, дип белдерә директор. Кагыйдә буларак, бу яшәү урыны буенча поликлиникада хезмәткәр өчен уңайлы вакытта башкарыла. Тәҗрибә күрсәткәнчә, гимназия хезмәткәрләре мобиль пунктларга караганда, махсус учреждениеләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Сүз уңаеннан, вакциналау мәсьәләсенә җаваплы карауның иң зур дәрәҗәсен педагоглар күрсәтә.

– Алар күп кеше белән эшләү шартларында өстәмә саклану кирәклеген яхшы аңлый, – ди Юлия Тютченко.

82нче гимназия укучылары да (гомум саны -1020 кеше) аңа бик аңлы карый. Алар арасында прививка ясату буенча конкрет статистика юк, бу очракта ата-аналар җаваплы. Әмма күпләрнең вакциналау үтүләре, я ПЦР-тест тапшырулары билгеләп үтелде. Барыннан да элек, бу шәһәр читендәге лагерьларга ял итәргә киткән укучыларга кагыла.

 
Фото: pressaufa.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: