+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 июль 2021, 11:30

Республикада педагогларга кытлык

Башкортстанда кайбер фәннәрдән педагогик кадрлар җитешмәве күзәтелә.

Республикада педагогларга кытлык
Республикада педагогларга кытлык
Республикада педагогик хезмәт базарында 1500 укытучы җитми. Бу хакта Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин Гомумрусия халык фронтының Үзәк штабы рәистәше, “Сириус” белем бирү үзәге җитәкчесе Елена Шмелева һәм колледж җитәкчеләре белән очрашуда хәбәр итте. Моңа бәйле рәвештә укытучыга уртача йөкләнеш арта, ул 1,5 процент тәшкил итә, дип белдерде Айбулат Хаҗин.

Министр сүзләренә караганда, Башкортстан эшләп килүче урта һөнәри белем бирү учреждениеләре саны буенча илдә бишенче урында тора. 96 колледж 136 белгечлек һәм 90-100 эшче һөнәре буенча белгечләр әзерли. "Без матди-техник базаны яңартабыз. “Яшь профессионаллар” проекты кысаларында заманча остаханәләр ачыла. Быел аларның саны 67гә кадәр артачак”, — дип сөйләде Айбулат Хаҗин.

Шмелева билгеләп үткәнчә, хәзер белем алуның барысы өчен дә мөмкинлеген киңәйтү һәм педагогик кадрларга кытлыкны киметү бурычы тора. Моны профессор-укытучылар составы белән баетачак алдынгы университетлар белән модульле программалар исәбенә эшләргә була.

Елена Шмелина сүзләренә караганда, хәзер интеграцияләнгән укыту — һөнәр алды программаларына ихтыяҗ бар. Сүз эш бирүченең һәм мәгариф учреждениесенең партнерлыгы, индустриаль партнерлар ресурсларыннан файдалану турында бара. Гомуми белем бирү программалары кысаларында бирелергә мөмкин булган эшче квалификация һөнәр кысаларында тәҗрибә алу мөмкинлеген булдырырга тиеш.

“Мәгариф учреждениеләре белән предприятиеләр партнерлыгы алымын кертү тәкъдим ителә. Бүген без лицейларда һәм УДНТУда шундый мисалны, эш бирүченең укыту-җитештерү мәйданчыгын бирүне күрдек. Бу балага белем алырга гына түгел, ә аны куллану мөмкинлеге дә бирә”, — дип хәбәр итте Елена Шмелева.

 
 
Фото: Министерство образования РБ


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: