+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 июль 2021, 14:20

Безнең укучылар сынатмады!

Бердәм дәүләт имтиханына йомгак ясалды.

Безнең укучылар сынатмады!
Безнең укучылар сынатмады!

Шушы көннәрдә Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында 2021 елгы Бердәм дәүләт имтиханына йомгак ясалды.

“Без БДИ нәтиҗәләренә аеруча зур игътибар бирәбез. Баллар безнең гомуми белем бирү учреждениеләре эше сыйфатын төп билгеләүче булып тора. БДИ нәтиҗәләре, белүегезчә, киләчәктә вузларга керү нигезе дә. Мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләүнең сыйфатына аларның киләчәктә һөнәри яктан формалашуы һәм хезмәт базарында булачак белгечләр сыйфатында көндәшлеккә сәләтлелеге дә турыдан-туры бәйле”, — диде Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.

Аның урынбасары Азат Бадранов китергән мәгълүматлар буенча, агымдагы елда республикада гомуми урта белем программалары буенча имтиханга 19 347 кеше теркәлгән. Аларның 17 814е — 11нче сыйныфны тәмамлау­чылар, 1340ы — узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары, 184е — колледжда белем алучылар һәм 9ы — 10нчы сыйныф укучылары. Быел урыс теле, профильле математика, җәмгыять белеме, физика, биология, информатика һәм ИКТ аеруча популяр фәннәр булды. Югары уку йортларына керергә җыенмаган чыгарылыш сыйныф укучылары, гомуми урта белем турында аттестат алу өчен ике фәннән – математика һәм урыс теле буенча дәүләт чыгарылыш имтиханнары тапшырдылар. Республикада БДИ тапшырудан баш тарткан һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнарын сайлаган 1302 укучы булган. БДИ формасында 17 690 кеше имтихан тапшырды, шуларның 16 149 ы – агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары. Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү өчен, холык төзәтү колониялә­рен дә кертеп, 164 имтихан тапшыру пункты оештырылды. Имтихан тапшыру пунктларында “Роспотребнадзор” һәм “Рособрнадзор” тәкъдимнәре нигезендә барлык саклык чаралары да үтәлде.

12 июльгә барлык төп имтихан тапшыру көннәре буенча нәтиҗәләр алынган, алардан сигез фән (урыс теле, математика, география, химия, тарих, җәмгыять белеме, биология һәм информатика) буенча, 2020 ел нәтиҗә­ләре белән чагыштырганда, уртача балларның артуы күзәтелә.

“1 июльдә Башкортстан Башлыгы указы кабул ителде, ул безнең төбәктә урнашкан һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә катнашучы вузларга укырга керүче 100 балл алучыларга 150 мең сум күлә­мендә республика Башлыгының премиясен бирүне күз уңында тота”, — диде Азат Бадранов.

Яшьләргә ярдәм булачак! Республика Башлыгы Радий Хәби­ров БДИда 100әр балл җыючыларга теләкләрен җиткерде.

“Бу егетләргә һәм кызларга бик җиңелдән түгел. Әле күптән түгел генә дәүләт имтиханнары һәм чыгарылыш кичәләре белән бәйле чаралар узды. Алар өчен күп нәрсәне әти-әниләре һәм укытучылар хәл итте. Ә бүген алар мөстәкыйль кешеләр һәм киләчәктә кая барырга, нинди белгечлек сайларга, кем булырга тиешлеген билгеләргә тиешләр. Мин алар­ның барысы да уңышлы булырына ышанам, — дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битлә­рендә. — БДИда йөзәр балл җыю... Моны аңлаучылар безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының уңышларын лаеклы бәяли. Республикада 104 егет һәм кыз Бердәм дәүләт имтиханын йөз баллга тапшырды. Бу бик лаеклы нәтиҗә. Физика буенча – 33, урыс теле буенча – 22, информатика буенча – 18 һәм химия буенча – 14. Биш чыгарылыш сыйныф укучысы ике тапкыр иң югары балл алды, һәм хәзер алар илнең теләсә кайсы югары уку йортына керә ала. Чыгарылыш сыйныф укучылары белән безнең югары уку йортлары, республиканың киләчәккә юнә­леше, яшьләрнең кая омтылуы турында җитди сөйләшү булды. Әлбәттә, кайсы уку йортына керүне алар үзләре сайлый. Әгәр ул безнең югары уку йортлары булып, безнең күп юнәлеш­ләр буенча белемебез тирәнәйсә, мин бик шат булачакмын. Республикада традицион рәвештә көчле вузлардан УДНТУ, УДАТУ, БДАУ, БДМУ, классик вузыбыз – БДУ санала. Башкортстанда без студентларга һәм яшь белгечләргә ярдәм итү чараларын эшләдек, бюджет урыннары бар, ә быел федераль үзәк ярдәме белән алар 2000гә артты. Тик республика яшьләре кая гына барсалар да, аларга үз мөмкинлек­ләреннән файдалануларын, үз юлларын табуларын телим. Ә без аларны туган республикабызда, өйдә көтеп калабыз”.

Кайсы районнариң югары нәтиҗәләр күрсәтте? Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәктә БДИ-2021 үткәрү нәтиҗәләре буенча соңгы мәгълүматларны җит­керде. Тулаем алганда, быел республика буенча 100 баллга язылган 109 эш исәп­ләнә, аларның күбесе — 33е — физика буенча.

Чагыштыру өчен:

  • 2020 елда физика буенча 100 баллы 20 эш исәпләнгән. Быел физика буенча БДИны иң югары баллга тапшыручылар арасында Бәләбәй, Мәләвез, Туймазы, Уфа районнары, шулай ук Уфа, Күмертау, Нефтекама, Салават, Сибай һәм Стәрлетамак шәһәрләре укучылары бар.
  • Урыс теле буенча БДИны быел 100 баллга 22 кеше язган (узган елда 25 эш булган).  Урыс теле буенча 100 балл җыйган укучылар арасында Гафури, Ишембай, Туймазы, Учалы, Уфа, Чакмагыш, Яңавыл районнары, Уфа, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Нефтекама шәһәрләре мәктәпләрен тәмам­лаучылар бар.
  • Быел 18 кеше информатика һәм ИКТ фәнен 100 баллга тапшырган. Бер ел элек мондый 20 укучы булган. Информатика буенча 100 балл җыючылар арасында Благовещен, Мәләвез, Туймазы районнары, шулай ук Уфа, Октябрьский, Нефтекама, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрлә­ренең унберенче сыйныф укучылары күпчелекне алып тора.
  • Быел химия буенча БДИны 100 баллга 14 кеше язган. Бер ел элек андыйлар күбрәк булган — 35 чыгарылыш сыйныф укучысы. Дүртөйле, Ишембай, Борай, Чакмагыш, Бакалы, Мишкә, Әлшәй, Дәүләкән, Кырмыскалы, Туймазы, Бүздәк районнары һәм Уфаның чыгарылыш сыйныф укучылары химия фәненнән максималь югары нәтиҗә күрсәтте.
  • География буенча БДИны 100 баллга, бер ел элек кебек үк, җиде кеше тапшырган. Алар арасында – Аскын, Бакалы, Әбҗәлил районнары, Белорет һәм Уфа шәһәрләре мәктәпләрен тәмамлаучылар.
  • Тарих фәненнән имтиханны 100 баллга алты укучы тапшырган (былтыр андыйлар сигез булган). Тарих буенча 100 балл җыйган укучылар арасында —Уфа, Октябрьский, Күмертау, Стәрлетамак һәм Межгорье укучылары.
  • Быел профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИны Уфа һәм Октябрьскийдан дүрт чыгарылыш сыйныф укучысы 100 баллга тапшырган. Узган елда андыйлар алты булган.
  • Әдәбият буенча имтиханны 100 баллга Мәчетле һәм Благовещеннан ике укучы язган. Узган елда республикада әдәбият буенча БДИны 100 баллга өч кеше тапшырган иде.
  • Җәмгыять белеме буенча БДИда быел Күмертау укучысы максималь балл алды. Узган елда андый бер генә кеше дә булмады.

Фото:glavarb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: