+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июль 2021, 15:05

46 балада коронавирус ачыкланган...

Радий Хәбиров тиз арада республикадагы балалар лагерьларын тикшерергә кушты.

46 балада коронавирус ачыкланган...
46 балада коронавирус ачыкланган...
Башкортстандагы балалар лагерьларының берсендә 46 балада яңа коронавирус ачыкланган. Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә “Роспотребнадзор”ның республика идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта балалар ялы учреждениесе ябылган.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров республика Мәгариф һәм фән министрлыгына кыска вакыт эчендә эшче төркем оештырырга һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте белгечләре белән берлектә җәйге ял лагерьларын тикшерергә кушты.

“Сезгә ситуацияне анализларга кирәк. Лагерьларда балаларның чир йоктыру очракларына юл куйган җитәкчеләргә килгәндә, алар эштән китәргә тиеш. Безгә алар белән уртак юл юк, — дип белдерде төбәк җитәкчесе. — Бу җавапсызлык балаларны ялсыз калдыруга китерәчәк. Безнең алда әле тулы җәйге бер ай бар, аның дәвамында балалар хәвефсез ял итә алсын”.

 
Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: