-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июль 2021, 15:45

Балаларга COVID-19 йоктыруга юл куйган педагоглар җавап тотачак

Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин “Россия” медиаүзәгендә узган “Укытучыларны вакциналау” брифингында хәбәр итте.

Балаларга COVID-19 йоктыруга юл куйган педагоглар җавап тотачак
Балаларга COVID-19 йоктыруга юл куйган педагоглар җавап тотачак
Мәктәпләрдә балаларның COVID-19 йоктыру очракларына юл куйган педагогларга административ чаралар күреләчәк. Бу хакта Башкортстан мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин “Россия” медиаүзәгендә узган “Укытучыларны вакциналау” брифингында хәбәр итте.

Республикада яңа уку елына педагогларны вакциналау 80 процент һәм югарырак булырга тиеш, дип хәбәр итте Айбулат Хаҗин. Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укытучыларына 1 сентябрьгә кадәр коронавирустан прививка ясатырга тәкъдим итте. Медицина күрсәтмәсеннән тыш, вакцина ясатудан баш тарткан очракта, мәгариф оешмасы җитәкчесе профилактик прививкаларның Дәүләт календаре нигезендә, педагогларны педагогик эшчәнлектән читләштерергә хокуклы.

Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, хезмәт хакын сакламыйча яисә саклап, эштән азат итү турындагы карар эпидемиологик хәлне исәпкә алып кабул ителәчәк.

Вакциналау процедурасын узучыларга хезмәт хакын саклап калу мөмкинлеге белән өстәмә ял көннәре биреләчәк. Бу турыда 15 июльдәге ведомство боерыгында күрсәтелгән. Шулай ук хезмәткәрләргә премия бирү дә карала.
Айбулат Хаҗин билгеләвенчә, педагоглар — аерым категория, укытучылар башкалар белән көн саен күп элемтәдә була, шуңа күрә үзеңне һәм башкаларны саклау мөһим.

“Без республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Роспотребнадзор” белән дә киңәшләшеп торабыз. Билгеле бер административ чаралар, шул исәптән хезмәт законнары буенча да, хәвефле хәл тудыручы педагогларга карата кулланылырга тиеш. Үзенең авыруын белә торып, кеше зур коллективка килеп, башкаларга да йоктыра икән, мондый хезмәткәрләр белән без саубуллашачакбыз, — диде Айбулат Хаҗин. — Республикада 100 процент вакциналау кабул ителгән очракта, COVID-19 белән зарарланган педагог мәктәпкә йөри һәм зарарлануга юл куя икән, бу очракта админстратив җаваплылыкка тарттырыла, хәтта җинаять эше ачылырга да мөмкин”.

Брифингта катнашучылар, лицей һәм мәктәп җитәкчеләре учреждениеләрдә вакциналау темпларының югары булып калуын, укытучылар педагогик эшчәнлектә хәвефсезлек мәсьәләләренә аңлап карый, дип билгеләп үттеләр.

Республика мәгариф һәм фән министры билгеләвенчә, яңа уку елында шул ук таләпләр кала: битлек режимы һәм укытучыларга дистанция саклау, санитар чаралар, кабинет системасы (сыйныф көне буе бер кабинетта укыячак). Балаларны битлек кияргә мәҗбүр итмиләр, бу бары тик ата-аналар теләге белән генә булачак. Бала коронавирус белән авырган очракта, аны, уку процессыннан аермыйча, дистанцион белем алуга күчерәчәкләр.

 
Фото: yarreg.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: