-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июль 2021, 16:40

Укытучыларга ... 50шәр тиен премия

Педагоглар аны ике ел көткән.

Укытучыларга ... 50шәр тиен премия
Укытучыларга ... 50шәр тиен премия
Кострома автотранспорт колледжы педагоглары премия алган, аның күләмен колледж директоры урынбасары Юлия Присяжная “Подъем” басмасына биргән интервьюсында "оятсызлыкның иң югары ноктасы" дип атаган.

Колледж җитәкчелеге соңгы елларда эш стажы өчен стимуллаштыручы премияләр түләмәгән, гәрчә бу бүләк губернатор карары белән дә, төбәк Мәгариф һәм фән департаменты приказы белән дә каралган булса да.

“Судка мөрәҗәгать иткәч, тиз арада колледж советын җыйдылар, һәм үткән дата белән менә шундый карар кабул ителде. Мондый күләмдә премияләрне 2019 елдан 2021 елның мартына кадәрге чор өчен түләгәннәр. Шәхсән миңа 67 сум 50 тиен түләделәр. Бу — оятсызлыкның иң югары ноктасы", — дип сөйләгән Юлия Присяжная.

5тән 10 елга кадәр стажлы укытучыларга — 50 тиен, 20 елдан артык стажлы укытучыларга һәр ай өчен 2,5 сум каралган.

Кострома өлкәсе Мәгариф һәм фән департаментында хәбәр итүләренчә, апрельдән әлеге премияләр мең тапкыр арткан: 5тән 10 елга кадәр стаж өчен 50 тиен урынына хәзер ай саен 500 сум, стажы 20 елдан артык булган педагогларга 2,5 сум урынына 2500 сум түли башлаганнар...

 
Фото: activityedu.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: