+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 июль 2021, 14:00

Бушлай туклану урынына — акчалата сертификат

Әти-әниләргә башлангыч сыйныфта укучы балалары өчен еллык сертификат бирү тәкъдиме белән чыкканнар.

Бушлай туклану урынына — акчалата сертификат
Бушлай туклану урынына — акчалата сертификат
Дәүләт думасының Гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты башлыгының беренче урынбасары Иван Сухарев 1-4нче сыйныф укучылары өчен бушлай туклануны азык-төлеккә сертификатлар белән алыштырырга тәкъдим итте. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Мин мәгариф министрына уку йортларында башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүнең альтернатив системасын кертүнең максатка ярашлы булуын бәяләү, аерым алганда: ата-аналарга махсус еллык сертификатлар бирү, шулай ук әлеге сертификатлар акчаларының максатка ярашлы тотылышын контрольдә тоту үтенече белән мөрәҗәгать иттем”, — ди Сухарев.

Ул үткән елның сентябреннән Русия урта мәктәпләрендә 1-4нче сыйныф укучылары өчен бушлай туклану кертелүен һәм 2020-23 елларда туклану белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан 205 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелүен ассызыклый.

“Балаларның бер өлеше мәктәптә теге яки бу сәбәпләр аркасында тукланмауны өстен күрә, шул исәптән намуссыз тәэмин итүчеләр китергән сыйфатсыз ризыклар аркасында. Сүз дә юк, дәүләт бу мәсьәлә белән шөгыльләнә, әмма без барыбыз да беләбез – бүген балаларга бер төрле ризык ашаталар, ә тикшерүчеләр килгәч, туклану бөтенләй башкача була. Балалар үзләренең ризасызлыкларын ашказаны белән белдерергә тырыша — ризык сыйфатсыз, тәмсез булса, алар ашамаячак , я өйдә, я кайдадыр башка урында тукланачак”, — дип белдерә депутат.

 
 
Фото: activityedu.ru
.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: