+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 июль 2021, 20:33

Өстәмә белем бирү мәсьәләләре каралды

Бүген Стәрлетамакка эш визиты белән Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова килде.

Өстәмә белем бирү мәсьәләләре каралды
Өстәмә белем бирү мәсьәләләре каралды
Шәһәр хакимияте башлыгы Владимир Куликов белән бергә ул 2нче гимназиянең икенче корпусы астында «Каенкай» шифаханә-профилакторий бинасын реконструкцияләү проекты белән танышты, 23нче полилингваль мәктәпне карады.

1нче гимназия директоры Риф Рәхим улы кунакларга «Каенкай» бинасын реконструкцияләү проектын тәкъдим итте. Ул, хәзерге вакытта гимназия шыгрым тулы, һәм яңа бина бу проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип аңлатты.

Яңа бинада план буенча 1-5нче сыйныфлардан 600дән артык бала белем алачак. Биредә шулай ук озайтылган көн төркемнәре һәм 180 бала өчен балалар бакчасы да оештырыла. Биредә 2 уку корпусы, физкультура-спорт, ял зоналары, күпфункцияле спорт мәйданчыгы, ашханә, китапханә-мәгълүмат үзәге, актлар залы, чаңгы базасы һ.б. планлаштырылган.

Лилия Салават кызы проектны хуплады һәм башка федераль программаларда һәм грантларда катнашырга кирәклеген билгеләп үтте. Шулай ук ул мәктәпләрдә өстәмә белем бирү секцияләре оештырганда укучыларның һәм аларның әти-әниләренең фикерен исәпкә алырга тәкъдим итте.

Делегация 23нче полилингваль мәктәптә булды. Биредә кунаклар кабинетлар буйлап узды, актлар залын, музейны карадылар, анда хәрби киемнәрнең реаль үрнәкләре һәм борынгы предметлар куелган. Лилия Гомәрова хезмәт лагерендагы балалар һәм яшь футболчылар белән аралашты.

23нче мәктәптә белем бирү процессы биш телдә башкарыла. Лилия Гомәрова, телне сыйфатлы укыту һәм аны саклау өчен квалификацияле укытучылар, тиешле матди база, укучыларның кызыксынуы кебек шартлар кирәк, дип ассызыклады.

Делегация А. П. Гайдар исемендәге җәйге сәламәтләндерү лагеренда да булды. Анда балалар мультипликациясе һәм кино студиясе, "тере почмак", «Табигатьне яратучылар» берләшмәсе һәм башка секцияләр һәм түгәрәкләр эшли.

Гомумән, Лилия Салават кызы, Стәрлетамак - зурлыгы буенча республикада икенче шәһәр, ул федераль программаларда актив катнаша, дип билгеләп үтте.

- 1нче гимназиядә филиал реконструкцияләнәчәк. Моның өчен бик зур әзерлек эшләре башкардык, грантлар алу өчен төрле конкурсларда катнаштык, ниһаять, барысы да килеп чыкты. Якынча 660 миллион сум алуга ирештек, шуның 500 миллион сумы - федераль бюджеттан, бу акчалар шәһәрдәге иң зур гимназияне реконструкцияләүгә юнәлтеләчәк, - дип хәбәр итте ул. - Гомумән, Стәрлетамакта мәгариф һәм тәрбия системасын оештыру дәрәҗәсе шактый югары, биредә көчле педагоглар һәм мәктәпләр бар.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: