+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 июль 2021, 12:25

Халыкара аэрокосмик мәкәпнең өченче сменасы ачылды

Менә инде ун ел Дәүләкән районының Калиновка авылында СССРның космонавт-сынаучысы, очучы У.Н. Солтанов исемендәге Халыкара аэрокосмик мәктәп эшли. 27 июльдә өченче сменага бөтен Русиядән һәм чит илләрдән космос һәм авиация белән кызыксынучы иң талантлы балалар килде. Алар - олимпиадалар, конференцияләр һәм конкурслар җиңүчеләре һәм призерлары.

Халыкара аэрокосмик мәкәпнең өченче сменасы ачылды
Халыкара аэрокосмик мәкәпнең өченче сменасы ачылды

Өченче сменаны ачу тантанасында хөрмәтле кунаклар: СССР космонавт-сынаучысы Урал Солтанов, космик техника сынаучысы, луноход йөртүчесе, генерал-майор Вячеслав Довгань, Халыкара аэрокосмик мәктәп президенты Вячеслав Аброщенко, Дәүләт думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев катнаштылар.

Ачу тантанасы алдыннан кунакларга галим, гамәли космонавтиканың нигез салучы, атаклы конструктор һәм СССРда ракета-космик техника булдыру эшләрен оештыручы Сергей Королев һәм Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт, дөньяда беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагарин бюстларын күрсәттеләр.

- Сезнең үзара дуслашуыгызны теләр идем. Сез монда алган белемнәр этәргеч бирә, ә менә чын эш сез белем алгач һәм үз юлыгызны тапкач кына башланачак, - диде Урал Солтанов.

- Ярый Вячеслав Аброщенко кебек кешеләр бар, ул үз исәбенә диярлек шундый кирәкле эшне эшләде, космос биеклекләренә омтылучы балалар өчен мәктәп оештырды. Биредә балаларга аэрокосмос тармагындагы казанышлар турында сөйләп кенә калмыйлар, безнең тарихны да өйрәтәләр, балаларга патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнәләр, - диде Павел Качкаев.

Смена ачылганнан соң кунаклар Дәүләкән шәһәрендәге аэрокосмик тарих музеенда булдылар, анда экспозицияләр белән таныштылар.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: