+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 август 2021, 14:05

Мәктәпләрнең авария хәлендә булуына юл куелмаска тиеш

Русия Президенты Владимир Путин 2022 елга мәктәпләрне ремонтлау планын арттырырга кушты.

Мәктәпләрнең авария хәлендә булуына юл куелмаска тиеш
Мәктәпләрнең авария хәлендә булуына юл куелмаска тиеш
Президент Владимир Путин 2022 елда 700 мәктәпне ремонтлау буенча планның җитәрлек булмавын белдерде һәм Русия Мәгариф министрлыгына яңа тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

“Кул куелган указ нигезендә без мәктәпләрне 2026 елга кадәр капиталь ремонтлау программасын әзерләргә тиеш. Бездә 39 600 мәктәп бар, алар барлыгы 67 500 бина һәм корылмалардан файдалана, шуларның якынча 10 проценты капиталь ремонт таләп итә, ә мәктәпләрнең бер проценттан азрагы - авария хәлендә, бу күп түгел, әмма моңа юл куелмаска тиеш", — дип ассызыклады дәүләт башлыгы яңа уку елына әзерлек буенча киңәшмәдә.

Программа Хөкүмәт тарафыннан агымдагы ел ахырына кадәр әзерләнергә һәм кирәкле финанслау бүлеп бирелергә тиеш.

#ВладимирПутин

 
Фото: activityedu.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: