+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 август 2021, 15:10

60 меңнән артык бала беренче сыйныфка барачак

Радий Хәбиров укытучыларга һәм укучыларга теләкләрен җиткерде.

60 меңнән артык бала беренче сыйныфка барачак
60 меңнән артык бала беренче сыйныфка барачак
1 сентябрьдә Башкортстанда 60 239 беренче сыйныф укучысы парта артына утырачак. Быел республика мәктәпләрендә барлыгы 498 441 укучы белем алачак. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итте.


“Хәзерге вакытта безнең төп бурыч – елның җылы вакытында мәктәпләрне тәртипкә китерү. Быел без бу мәсьәләгә комплекслы якын килергә булдык һәм 27 белем учагына капиталь ремонт ясалды. Кирәк булган җирдә түбә, тәрәзәләр, идәннәр алыштырылды, стеналар җылытылды. Комплекслы яңартылган сыйныфларга Балакатай районының Яңа Балакатай, Кыйгы районының Югары Кыйгы, Учалы районының Ахун, Бөрҗән районының Иске Монасыйп авыллары укучылары киләчәк. Киләсе елга тагын да күбрәк эшләргә планлаштырабыз, тик коронавирус янә комачауламасын иде.


2020 елның 1 сентябреннән башлангыч сыйныф укучылары түләүсез мәктәп туклануын ала башлады. Бу федераль бюджет исәбенә башкарыла, шуңа билгеле бер таләпләр бар. Безнең барлык азык-төлек блоклары да мондый йөкләнешкә әзер түгел иде, шуңа күрә без 280 ашханәгә ремонт ясадык һәм җиһазларны алыштырдык – алар Агыйдел, Межгорье, Салават шәһәрләре мәктәпләрендә, Уфаның 24нче мәктәбендә, М. Кәрим исемендәге 158 санлы башкорт гимназиясендә, М. Шәйморатов исемендәге 104нче мәктәптә һәм башкаларда.

Спорт — мәктәп тәрбиясенең мөһим юнәлеше ул. Булган биналарда без тагын 48 авыл спорт залын ремонтладык һәм яңа җиһазлар белән тулыландырдык. Алар республиканың Әбҗәлил, Әлшәй, Борай, Уфа һәм башка районнарында урнашкан. Бу мәктәпләрдә төрле юнәлешләр буенча спорт клублары эшләячәк.


Узган ике ел коронавирус аркасында безнең балалар һәм укытучылар өчен катлаулы булды. Быел эпидемиологик хәл мәктәп тормышын тулысынча тоярга ярдәм итәр дип өметләнәм.


Барыгызга да каникул көннәрен яхшы үткәреп бетерергә, ә 1 сентябрьдән рәхәтләнеп укытуыгызны һәм укуыгызны телим ”, — дип яза Радий Хәбиров.


Фото: Республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: