+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 август 2021, 18:45

Ата-аналарга акчаларын кире кайтарыгыз!

Республика Башлыгы Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде.

Ата-аналарга акчаларын кире кайтарыгыз!
Ата-аналарга акчаларын кире кайтарыгыз!
Республикада җәйге лагерьда коронавирус йоктырган һәм ялларын дәвам итә алмаган балаларның ата-аналарына юллама акчасын кире кайтарачаклар. Республика Башлыгы Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде.


"Моны шәхси контрольгә алыгыз һәм акча белән мәсьәләне хәл итегез, — дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров төбәк мәгариф министры Айбулат Хаҗинга. — Кешеләр түләгән, ә балалар ял итми калган икән, акчаны кире кайтарырга кирәк. Шулай килеп чыккан, коллегаларыгыз мондый хәлгә юл куйган икән, ата-аналарга акчаны оператив рәвештә кире кайтарыгыз”.


Үз чиратында, төбәк мәгариф министры балалар лагерьларындагы коронавирус белән бәйле хәл турында сөйләде. Айбулат Хаҗин ассызыклавынча, балаларның җәйге ялын оештыруда нинди дә булса җитди хокук бозулар ачыкланмаган. Өченче һәм дүртенче сменалар лагерьларда тотрыклы узачак.


"Гамәлдәге 49 лагерьның 45ен карап чыктык. Гомум алганда, хәлләр бөтен җирдә дә тотрыклы, антисептикларның җитәрлек булмавы ачыклаган бер-ике лагерьдан тыш”, - дип ачыклык кертте Айбулат Хажин.


Ведомство җитәкчесе белдерүенчә, тикшерү барышында җитешсезлекләр бетерелгән, шулай ук өлкәннәрдә коронавируска тискәре ПЦР-тестлар һәм термометрия үткәрүнең исәбе алынып бара.


Элегрәк хәбәр итүебезчә, республикадагы балалар лагерьларының берсендә балаларда коронавирус йоктыруның 46 очрагы ачыкланган иде. Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә “Роспотребнадзор”ның төбәк буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте.

 
Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: