-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 август 2021, 10:55

Тагын бер лагерьда коронавирус таралган

Балаларның COVID-19 белән зарарлану очрагын прокуратура тикшерәчәк.

Тагын бер лагерьда коронавирус таралган
Тагын бер лагерьда коронавирус таралган

Караидел районының Н. Гастелло исемендәге балалар лагерында балалар һәм андагы хезмәткәрләрнең COVID-19 белән зарарлану очрагы буенча прокуратура тикшерү башлаган.



Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 1 августта лагерьда ял итүче алты баланың һәм биш хезмәткәрнең яңа коронавирус йоктыруы ачыкланган. Учреждениедә ул вакытта 158 бала ял иткән һәм 43 өлкән хезмәткәр эшләгән.



“Күрсәтелгән кешеләр, шулай ук алар белән турыдан-туры элемтәдә булган балалар һәм хезмәткәрләр учреждение территориясеннән кичекмәстән чыгарылды, аларга кирәкле дәвалау билгеләнде, территория һәм бүлмәләрне дезинфекцияләү үткәрелде”, — дип хәбәр итәләр ведомствода.



Прокуратура килеп туган хәлнең сәбәпләрен, килеп чыккан хәл-шартларны ачыклаячак һәм учреждениедә эпидемиягә каршы чаралар, балаларның ялын һәм савыктыруны оештырганда санитария-эпидемиология законнары таләпләренең ничек үтәлүен бәяли. Нәтиҗәләр буенча чаралар күрелү мәсьәләсе хәл ителәчәк дип хәбәр ителә.



Элегрәк җәйге лагерьда коронавирус йоктырган һәм ялларын дәвам итә алмаган балаларның ата-аналарына юлламалар өчен акчаны кире кайтарачаклары турында язган идек. Билгеле булуынча, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә үткәрелгән оператив киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде.

Фото: eanews.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: