5-8нче августта Зилаер районында “Асылташ” башкорт мәдәнияте республика яшьләр мәгариф форумы уза. Кече Юлдыбай авылы янында урнашкан "Дуслык" балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә 150дән артык актив яшь егет һәм кыз җыелды.
4 көн дәвамында катнашучылар грант эшчәнлегенә чумачак, финанс грамоталылыгы, актерлык осталыгы буенча лекцияләр курсын тыңлаячак һәм үз проектларын эшләячәк. Хакатон үткәрү планлаштырылган, анда теләүчеләр мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үз идеяләре турында фикер алыша, IT-белгечләрдән кире элемтә ала алачак.
Чыгыш ясаучылар арасында — Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Яна Гайдук, Гражданнар җәмгыятенә ярдәм итү фонды җитәкчесе Люция Юлыева, “Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы)” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлеге рәисе Эльвира Аеткулова, 7нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров, башкорт телендә IT-проектларны булдыручылар Айгиз Кунафин, Илдар Киньябулатов һәм башкалар булды.
Форум кысаларында беренче тапкыр “Ачык лекториум” оештырылачак, биредә катнашучылар үзләре спикерлар булачак һәм белемнәре белән уртаклашачак. Гадәттәгечә, “Асылташ " мәгърифәтчелек конференциясе мәйданчыгы эшен дәвам итәчәк, анда таратырга лаеклы саналган идеяләр турында фикер алышачаклар; башкорт телендә дебатлар буенча турнир һәм проектлар конвейеры узачак. Проектлар конвейерында җиңүчеләр “Асылташ” брендының партнерларыннан һәм экспертларыннан грантлар һәм остазлык ярдәме алачак.
5 августта форумны ачу тантанасы булды. Сәламләү сүзе белән Зариф Байгускаров чыгыш ясады: “Безнең киләчәк – актив һәм прогрессив яшьләр. Монда яңа белемнәргә һәм мөмкинлекләргә омтылучыларны күрүемә бик шатмын. “Асылташ” форумы шәхси үсеш һәм белем бирү мәйданчыгы гына түгел, ә яхшы танышуның һәм киләчәктә яңа гаиләләр барлыкка килүгә сәбәпче булып та торачак. Чөнки ныклы гаилә һәм балалар — милләтебезнең терәге", — диде ул.
"Дөньядагы авыр хәлләргә карамастан, очрашуыбызга бик шатмын. Хәзерге вакытта яшьләрнең иҗтимагый-сәяси эшчәнлеккә тирәнрәк тартылуы тагын да сөендерә, чөнки республикабыз һәм илебезнең киләчәге нәкъ менә сездән тора!" — диде Яна Гайдук.
Зилаер районы хакимияте башлыгы Борис Мелкоедов катнашучыларга уңышлар теләде: “Сезгә вакытны күңелле һәм файдалы үткәрүегезне телибез – һәр катнашучы илһам һәм яңа идеяләр белән тулсын. Без актив яшьләргә ярдәм итәргә һәрвакыт шат һәм сезнең өчен уңайлы шартлар тудырырга тырыштык".
Катнашучыларны форумны оештыручылар: Яшь якташлар җәмгыятьләре ассоциациясе җитәкчеләре — президент Гайнислам Атангулов, директор Айбулат Ямилов һәм “Бердәм Русиянең яшь Гвардиясе " Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлеге аппараты җитәкчесе Кәримә Әхтәмова сәламләделәр.
Форум ачылу тантанасы концертында Зилаер районы талантлары иҗади номерлары белән чыгыш ясады. Чараның хедлайнеры — курайчы Арслан Умырзаков булды.
Форум 2017 елдан башлап үткәрелә һәм быел дүртенче тапкыр уздырыла. Форум территориясенә бары тик вакциналану турында сертификат яисә тискәре ПЦР-анализ, медотвод турында белешмә булган очракта гына кереп була. Исегезгә төшерәбез, узган елда әлеге чара коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле уздырылмады.
Фото: Зилаер районы хакимияте сайтыннан.