-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 август 2021, 12:40

Прививка ясатмаган студентлар онлайн укырмы?

«Роспотребнадзор» башлыгы Анна Попова балигъ булган барлык студентларга яңа уку елы башланганчы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатырга киңәш итте.

Прививка ясатмаган студентлар онлайн укырмы?
Прививка ясатмаган студентлар онлайн укырмы?
Русия Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортларына коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатмаган студентларны дистанцион уку форматына күчерергә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Вакциналау узган, яки соңгы алты ай эчендә коронавирус инфекциясен кичергән студентларга югары уку йортларында көндез белем алу мөмкинлеге чикләнмәячәк.

Теге яки бу белем бирү оешмасын онлайн-укуга күчерү турындагы карар Русиянең һәр төбәгендәге эпидемиологик хәлне исәпкә алып, аерым тәртиптә кабул ителергә тиеш.

Мәсәлән, күптән түгел М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий, югары уку йортында яңа уку елы катнаш форматта башланачак, дип белдергән иде инде. Студентларның бер өлеше онлайн-уку форматына күчереләчәк.

Русия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анна Попова балигъ булган барлык студентларга яңа уку елы башланганчы прививка ясатырга киңәш итте.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: