-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 август 2021, 17:44

Укытучылар кор җыя

Бу көннәрдә Уфада мәгариф буенча республика август киңәшмәсе уза. Быел педагогик форумның төп темасы "Мәгълүмати чорда балалар һәм яшьләрне тәрбияләү һәм социальләштерү".

Укытучылар кор җыя
Укытучылар кор җыя
Бу көннәрдә Уфада мәгариф буенча республика август киңәшмәсе уза. Быел педагогик форумның төп темасы "Мәгълүмати чорда балалар һәм яшьләрне тәрбияләү һәм социальләштерү".

Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, форум кысаларында 12 дискуссия мәйданчыгы планлаштырылган, аларда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен белем бирүне санлы трансформацияләү шартларында тәрбияләү һәм социальләштерү, яңартылган гомуми белем бирү федераль дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә кертү, урта һөнәри белем бирү системасында тәрбия, һөнәри юнәлеш бирү эше мәсьәләләре каралачак.

Дискуссион мәйданчыкларда киңәшмәләрдә урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре, белгечләре, муниципаль методик хезмәтләр җитәкчеләре һәм методистлары, директорлар, аларның урынбасарлары һәм педагогик хезмәткәре катнашачак.

Педсоветның йомгаклау чарасы 13 августта «Торатау» Конгресс-холлында узачак пленар утырыш булачак. Анда федераль һәм республика башкарма хакимият органнары вәкилләре, хакимия башлыклары урынбасарлары, Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгына караган белем бирү оешмалары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашыр дип көтелә.

Бәхәс мәйданчыклары 9-12 августта Мәгариф һәм фән министрлыгының Youtube-каналында трансляцияләнеп, онлайн-режимда уза.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: