-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 август 2021, 09:18

Борайдан – Кырымга

Диңгез ярындагы ял балаларда онытылмас тәэссоратлар калдырган.

Борайдан – Кырымга
Борайдан – Кырымга

Күптән түгел Борай районыннан биш бала Кырымның Бакчасарай районындагы Комлы поселогының диңгез ярында урнашкан “Радуга” балалар сәламәтләндерү пансионатында ял итү бәхетенә иреште. Биредә алар ике атна дәвамында сәламәтлеген ныгытып, дәваланып, яңа дуслар белән танышып, аралашып, чагу тәэссоратлар алып кайтты.

Уфадан самолетка утырып, өч сәгатьтән Симферопольгә барып төшкән алар.
 
– Иң ошаганы, сокландырганы диңгез булды. Вожатыйларыбыз да шундый яхшы апа-абыйлар иде, – ди ял итәргә барган балаларның берсе – Таңатар авылы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Дилә Нәбиул­лина. – Яңа дусларыбыз арасында төрле милләт вәкилләре бар. Телефоныбызны алыштык, хәзер элем­тәдә яшибез. Бәлки, тагын берәр вакыт шул ук пансионатта очрашырбыз, дип хыялланабыз.
 
Диңгезнең чисталыгына, үзенә генә хас тавышына гашыйк булып кайткан балалар. Пансионатта алар өчен бай савыктыру программасы каралган, шулай ук йөзү бассейны, тренажер залы, спорт мәйдан­чыклары да булган. Әле яшьләр арасында бик популяр булган “Лазертаг” хәрби-тактик уенын бик яратканнар якташларыбыз.
Кызлар һәм малайлар өчен ял кичәләре, дискотекалар, конкурслар, концертлар даими оештырылган, аларда балалар бик теләп катнашкан. Тик шунысы гына үкенечле, пандемия сәбәпле, алар Кырымның тарихи урыннары буенча экскур­сияләргә бара алмаган.
 
Кырымда вакыт сизелми дә үткән. Әмма ничек кенә күңелле булса да, туган як сагындыра шул. Балалар да моны бик тиз төшенгән, самолетта Уфага кайтып төшкәндә сагыну һәм күрешү шатлыгы йөзләреннән бөркелеп тора иде, ди аларны каршы алырга килгән әти-әниләре.

Зәһинә Ибәтуллина.
Борай районы.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: