+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 август 2021, 18:00

4 бала ИВЛга тоташтырылган...

Педагогларның август киңәшмәсендә балаларның да коронавирус белән авыруы турында сүз барды.

4 бала ИВЛга тоташтырылган...
4 бала ИВЛга тоташтырылган...

Коронавирус яшәрә, авыручылар арасында яшьләр күп, авыру хәтта балаларны да аямый. Башкортстанда бүгенге көндә коронавирус йоктырган 4 бала республика дәваханәләрендә, алар ИВЛга тоташтырылган. Бу хакта Уфада педагогларның август киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

“Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта авырулар шактый яшәрде, бүген без республикада коронавирусның “дельта-штаммы” белән эш итәбез. Авыручыларның 90 процентында нәкъ шушы төре. Ул бик тиз тарала һәм балаларга да йога. Бездә мондый хәл булганы юк иде әле — хәзер дүрт бала ИВЛ аппараты астында ята. Гомумән алганда, яшь кешеләр күбрәк авырый. Шуңа күрә хәзер мәктәпләрдәге педогогик коллективларны вакциналау бик мөһим», - диде республика җитәкчесе.

Кагыйдә буларак, балалар коронавирусны авыр кичерми. Ниндидер авырулары булган балалар чирли. Бу, барыннан да элек, диабет, артык авырлык һәм башкалар. Хәвеф төркемендәге балаларны укуның беренче атнасында ук, ата-аналар теләге буенча, дистанцион укытуга күчерергә мөмкин, дип билгеләп үтте төбәк Башлыгы.

“Балаларны саклау механизмнарын эшләп бетерергә кирәк. Чөнки без коронавирус белән авыручылар санының артуын 1 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр көтәбез", - диде Радий Хәбиров.

Фото:republic.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: