+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 август 2021, 19:15

Без һәрвакыт сезгә таянабыз!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров иң яхшы педагогларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Без һәрвакыт сезгә таянабыз!
Без һәрвакыт сезгә таянабыз!

– Хөрмәтле коллегалар! Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Без авыр чакта да, шатлыкта да һәрвакыт сезгә таянабыз. Үзегезне саклагыз, сәламәт булыгыз, – диде Радий Хәбиров һәм республика мәгарифе үсешенә зур өлеш керткән педагогларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бүген педагогларның август киңәшмәсендә төбәкнең 34 мәгариф системасы хезмәткәренең һөнәри казанышлары аерым билгеләп үтелде. Республиканың мәгариф үсешенә зур өлеш керткән тәҗрибәле ун укытучы “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булды. Шулай ук республика бәйгеләрендә җиңүче 20дән артык педагог республика Башлыгы премиясенә ия булды.

Алар арасында республиканың иң көчле татар теле һәм әдәбияты укытучыларын күрү аеруча сөенечле. Бүләкләү тантанасында “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесе җиңүчесе – Уфа районының Михайловка мәктәбе укытучысы Динара Харисова, шулай ук бәйгенең финалчылары - Уфа шәһәренең 84нче Татар гимназиясе укытучысы Айгизә Габдрахманова, Октябрьский шәһәренең 12нче мәктәбе укытучысы Ләйсән Имаметдинова, Бакалы районының Бакалы 1нче мәктәбе укытучысы Раллия Шәрипова, Салават районының Татар Малаязы мәктәбе укытучысы Мәрвия Михайлова бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр.

Барлык педагогларны ихлас тәбриклибез, яңа уку елында иҗади уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы телибез! Алда да яңа биеклекләр, уңышлар көтсен!

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: