+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 август 2021, 11:40

Мәктәп-бакчалар төзекләнеп, балаларны көтә

Җәйге каникуллар тәмамлануга да аз вакыт калып бара. Тиздән балалар мәктәп парталары артына утырачак. Ә мәктәп аларны кабул итәргә әзерме?

Мәктәп-бакчалар төзекләнеп, балаларны көтә
Мәктәп-бакчалар төзекләнеп, балаларны көтә

Кырмыскалы районында мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү буенча махсус комиссия төзелде һәм шул көннәрдә ул эшен башлап җибәрде. Төзекләндерү-ремонт эшләренең төгәлләнеше, мәктәп яны бакчаларының торышы, җылыту чорына әзерлек, техник база – барысына да зур игътибар бирелә.
Шунысы куанычлы, тикшерүнең беренче көннәреннән үк районның мәгариф учреждениеләрендә белем бирү процессы уңайлы шартларда үтсен өчен зур эш башкарылуы күренеп тора. Җәй буе һәрберсендә төзекләндерү-ремонт эшләре үткән, барлык объектлар тәртипкә китерелгән, сыйныф бүлмәләрен укытучылар, башлыча, үз көчләре белән ремонтлаган. Шулай ук мәктәп яны биләмәләре дә күзнең явын алып тора. Һәрбер мәктәптә диярлек косметик ремонт үтә - стеналарны буяу, түшәмнәрне агарту кебек эшләр ел саен кабатланып тора.
Әлбәттә, мәктәпләрдә җитди проблемалар да җитәрлек. Мәсәлән, Сихон авылындагы мәктәпнең түбәсен ябу таләп ителә. Эш күләме зур һәм кыйммәтле, шуңа да моның өчен республика бюджетыннан финанс ярдәм алу мөмкинлеге карала. Бозаяз мәктәбендә спорт залын һәм ашханәне капиталь ремонтларга кирәк. Подлубтагы мәктәпкә күптән инде янкорма төзү турында сөйлиләр. Моны тормышка ашырганда, биредә спорт залы барлыкка килер иде. Ә Суык-Чишмә авылындагы проблеманы муниципалитет үзе генә хәл итә алмый – биредә яңа мәктәп һәм балалар бакчасын хәзер күптәннән көтәләр. Зур проблемалар белән берлектә башкалары да җитәрлек: спорт кирәк-яраклары – футбол, волейбол туплары, сеткалары, чаңгыларның җитешмәве, спорт мәйданчыклары булмау борчуга сала. Сәламәтлек һәм озын гомерлелек елында мондый мәсьәләләр, һичшиксез, хәл ителер, дип ышанасы килә.
Тикшерү барышында ачыкланган байтак кимчелекләрне һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен зур чыгымнар таләп ителми, шуңа да аларны уку елы башланганчы хәл итү бурычы куела.

Фото: Фирүзә Рәхмәтуллина.

Мәктәп-бакчалар төзекләнеп, балаларны көтә
Мәктәп-бакчалар төзекләнеп, балаларны көтә
Мәктәп-бакчалар төзекләнеп, балаларны көтә
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: