+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 август 2021, 18:05

Мәктәпләрдә укытучылар җитми

Республика август киңәшмәсендә мәгариф өлкәсендәге җитди мәсьәләләр күтәрелде.

Мәктәпләрдә укытучылар җитми
Мәктәпләрдә укытучылар җитми

Башкортстан мәктәпләрендә укытучылар дефициты күзәтелә. Бу хакта республика август киңәшмәсендә төбәк мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.

“Инглиз теле, математика, урыс теле һәм әдәбияты, башлангыч гомуми белем, физика — әлеге фәннәр буенча укытучыларга бик җитди дефицит. Бездә бу хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирүче механизмнар бар. Бу – республика Башлыгының авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлары да. Быел аларны 100 укытучы алды. Бу “Авыл укытучысы” федераль программасы да — төбәкнең 48 укытучысы 1әр миллион сум алды. Шулай ук студентларны республика вузларында педагогик белгечлекләр буенча максатлы укыту да бар”, — диде Айбулат Хаҗин.

Әйтик, Бүздәк районында – 18 укытучы, Благоварда - 17, Федоровкада - 11, Ярмәкәйдә 10 укытучы җитми.

"Республикада педагогның уртача йөкләнеше 1,5 ставкадан артып киткән очракта, белем бирү процессының югары сыйфаты турында сөйләү авыр. Әйдәп баручы фәнни институтлар тарафыннан исбатланган фикер: укытучылар эшчәнлегендә иң зур нәтиҗәлелеккә педагог йөкләнеше 1,3 ставкадан да югарырак булмаган очракта гына ирешергә мөмкин”, - диде министр.

Фото:gazeta.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: