-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 август 2021, 18:10

Октябрьдә тагын 120 мәктәп автобусы кайтачак

Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Октябрьдә тагын 120 мәктәп автобусы кайтачак
Октябрьдә тагын 120 мәктәп автобусы кайтачак
"Бүген 41 яңа мәктәп автобусы республика районнарына юл алды. Быел без аларны яңарту программасына 106 миллион сум акча бүлеп бирдек, тагын 142 миллион сумны федераль бюджет өстәде.
 
Яңа мәктәп автобуслары искергән транспортны алыштырачак, мәктәп укучылары өчен өстәмә маршрутлар ачарга мөмкинлек бирәчәк. Безнең яңа буын талантлы, безгә балаларны укуга, фән олимпиадаларына, спорт ярышларына ничек алып барырга кирәклеге турында уйларга кирәк, - дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә. – Мин алар өчен бик шат. Яхшы укысыннар, уңышлары белән куандырсыннар. Ә иң мөһиме – исән-сау булсыннар. Юллардагы хәвефсезлек безнең өчен бик мөһим. Шуңа күрә без водительләрнең квалификациясе, мәктәп автобус паркын яңарту турында да кайгыртабыз.
 
Октябрь аенда безгә тагын 120 яңа мәктәп автобусы кайтачак. Автопаркны алга таба да яңартачакбыз.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: