+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 август 2021, 17:05

Һәр бишенче мәктәп капиталь ремонт сорый

Бу хакта бүген педагогларның республика август киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Һәр бишенче мәктәп капиталь ремонт сорый
Һәр бишенче мәктәп капиталь ремонт сорый

Башкортстанда 365 мәктәпкә капиталь ремонт таләп ителә, бу - төбәктә һәр бишенче мәктәп, дип белдерде республика Башлыгы Радий Хәбиров педагогларның август киңәшмәсендә.

"Ил Президенты тарафыннан 2026 елга кадәр барлык иске мәктәп биналарын ремонтлау бурычы куелды. Без республика мәктәпләрендә комплекслы ремонт ясыйбыз, берьюлы барлык сыйныфларны, азык-төлек блогын, территорияне, мәктәп кырын ремонтлыйбыз. Быел без мәктәпләрне ремонтлауга 400 миллион сум бүлеп бирдек һәм җиде мәктәпне комплекслы ремонтлый алдык. Шулай итеп, 2026 елга кадәр безгә ел саен 50-70 мәктәпне ремонтларга кирәк. Мәгариф министрлыгыннан проектлар әзерләүләрен, гариза бирү кампаниясендә нәтиҗәле катнашуыгызны сорыйм", - диде Радий Хәбиров.

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: