Быел педагогик форумның төп темасы - "Мәгълүмати чорда балалар һәм яшьләрне тәрбияләү һәм социальләштерү".Педагогик киңәшмәнең пленар өлешендә республика Башлыгы Радий Хәбиров, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, мәгариф министры Айбулат Хаҗин, Русия Мәгариф академиясенең Мәгариф үсеше стратегиясе институты директоры урынбасары Дмитрий Метелкин, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов, үзидарә органнары җитәкчеләре, белгечләре, муниципаль методик хезмәтләр җитәкчеләре һәм методистлары, директорлар, аларның урынбасарлары һәм педагогик хезмәткәрләр катнашты.
“Мин һәрвакыт зур теләк белән сезнең форумда катнашам. Барыгызны да яңа уку елы белән тәбрик итәм. Бүген бу аеруча мөһим яңгырый. Бездә әлегә уку процессын дистанцион форматка күчерү өчен бернинди нигез юк, ләкин коронавирус инфекциясе таралуны исәпкә алып, барысына да әзер булырга кирәк. Беренче сентябрьдә ярты миллионга якын укучы мәктәпләргә бара. Быел беренче сыйныфка 58 мең бала барачак, аларны тантаналы рәвештә каршы алырга кирәк”, — диде киңәшмәне ачып Радий Хәбиров.
1 сентябрьдә яңа уку елы гадәти форматта башланачак һәм барлык мәктәп укучылары, студентлар мәктәпләргә, урта һәм югары уку йортларына барачак. Шул ук вакытта республика Башлыгы коронавирусның яшәрүен, бүгенге көндә яшьләрнең, хәтта балаларның да авыруын билгеләп, мәгариф оешмаларында санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлүенә, педагогларның, хезмәткәрләрнең вакцина ясатуга җитди карарга кирәклегенә басым ясап үтте. Бүгенге көндә педагогларның 67,5 проценты вакцина ясаткан. Сентябрьгә бу санны 80 процентка җиткерү бурычы куелды.
Динар Кәлимуллин фотосы.