-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 август 2021, 14:48

Алар - безнең киләчәк

13 августка булган мәгълүматларга караганда, 2009 студент Башкортстанның югары уку йортларына кабул ителгән, дип хәбәр итте Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Алар - безнең киләчәк
Алар - безнең киләчәк

49 абитуриент сынаулардан башка студент булды. 1666 студент - максатлы укуга, 295е махсус квота кысаларында кабул ителгән.

Төбәк вузларына барлыгы 145 688 гариза бирелгән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 16 процентка күбрәк.

Югары уку йортларына бирелә торган юнәлешләр арасында иң популяры: дәвалау эше, педиатрия, нефть-газ эше, гамәли информатика, мәгълүмати хәвефсезлек, педагогик белем бирү, химия технологияләре һәм төзелеш.

Элегрәк Башкортстан вузларында яңа уку елына 11 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелүе хакында хәбәр ителгән иде.

Фото: "Башинформ"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: