2021 елның июлендә Уфага эш сәфәре вакытында ата-аналар һәм педагоглар белән Гомумхалык фронты Үзәк штабы рәистәше Елена Шмелева очрашты. Ата-аналар сөйләвенчә, алар 140нчы гимназияне ярата, биредә төпле белем бирүче бик көчле укытучылар, әмма уку йорты бинасы һәм аның территориясе мораль һәм физик яктан искергән. Калинин районы хакимияте һәм төбәк мәгариф министрлыгы вәкилләре киләсе уку елына гимназиядә капиталь ремонт үткәреләчәк, территория төзекләндереләчәк, дип ышандырды.
Мәктәп территориясе чын иҗтимагый киңлеккә һәм микрорайонның барлык балаларын җәлеп итү урынына әйләнсен өчен ачык һәм стандарт булмаган алымнар кирәк. Мәктәп өчен дизайн-проектлар булдыруда ярдәм итү үтенече белән Гомумхалык фронты экспертлары Уфа дәүләт нефть техник университеты җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.
Гомумхалык фронты эксперты, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова билгеләп үткәнчә, 140нчы гимназия - традицияләр сакланган һәм көчле педагогик коллектив булган уку йорты, Уфаның иң көчле милли мәктәпләренең берсе.
«Мәктәп халык күп яши торган микрорайонда урнашкан. Ата-аналар өлкәннәр дә, балалар да вакытны үткәрә алырлык урыннар ясауны сорый. Гомумрусия халык фронты Үзәк штабы рәистәше Елена Шмелева белән очрашуда алар шул турыда сөйләде дә. Шул ук вакытта территорияне үзгәртеп кору буенча кызыклы эшкә без нефть университеты студентларын җәлеп итәчәкбез, дигән карар кабул ителде. Ректорга мөрәҗәгать иттек, аларның шундый ук практикасы бар булып чыкты. Техник биремне ата-аналар һәм мәктәп хакимияте белән бергә төзегәннәр, проект барлык якларның мәнфәгатьләрен һәм территориянең үзенчәлекләрен исәпкә алынып эшләнә. Капиталь ремонт мәсьәләсен федераль һәм төбәк программалары ярдәмендә хәл итәчәкбез, әлбәттә, муниципалитет та кушылачак. Тәрәзәләрне һәм коймаларны алыштыру эшләрен агымдагы елда ук башкару планлаштырыла», - дип сөйләде Аеткулова.
Фото: bashinform.ru