+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 август 2021, 13:51

"Җиңү белән котлыйм!"

Уфадагы дөнья дәрәҗәсендәге вузара студентлар кампусы - республика Башлыгы командасының тагын бер системалы җиңүе, дип саный Федерация Советында Башкортстан сенаторы Лилия Гомәрова.

"Җиңү белән котлыйм!"
"Җиңү белән котлыйм!"


"Бу безнең төбәк Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге республика командасының чираттагы зур җиңүе, - ди ул. - Мин бу карарны республиканың фәнни-мәгариф комплексын ныгыту буенча берничә адым буларак карар идем. Без бик катлаулы юл үттек, нәкъ менә безнең республикада Уфада дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге оештырылу өчен көрәштек. Бу җиңү дә яуланды һәм беренче ел эшләү дә безнең Евразия университетының игътибарга лаек булуын күрсәтте. Киләсе адым - кампус төзелешендә катнашу өчен көрәш. Бина, стеналар, инфраструктура гына түгел, бу студентлар өчен дә мөһим, үзеннән-үзе студентларны да җәлеп итәчәк киңлек. Команданың әле планнары бар, ул - «Приоритет-2030» конкурсында катнашу. Мин комиссия әгъзасы булып торам, көрәш каты булачак, әмма бу өстәмә финанс ресурсларын һәм мөмкинлекләрен җәлеп итү өчен көрәш. Без хәзер глобаль масштабта төп көрәшнең кеше потенциалы өчен баруын аңларга тиеш. Бу адымнар ярдәмендә Башкортстанда барлык балалар өчен дә республика, ил иминлеге өчен эшләү, белем алу мөмкинлеге арта. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу - чираттагы системалы җиңү һәм алда тагын бурычлар тора. Мин республиканың барлык халкын җиңү белән котлыйм".

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: