+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 август 2021, 10:00

Вундеркинд Мәскәү университетына керәлмәгән

Сигез яшьтә БДИ тапшырган кыз Мәскәү дәүләт университетына бюджетка үтмәгән.

Вундеркинд Мәскәү университетына керәлмәгән
Вундеркинд Мәскәү университетына керәлмәгән

Мәскәү дәүләт университетына укырга керү имтиханнарын узган Алисә Теплякова психология факультеты бюджетына керә алмый. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә. Агентлыкта кызның исеме уку йортына алыну турындагы боерыкта юк диләр.

Элегрәк Теплякова Мәскәү дәүләт университетына өстәмә керү имтиханнарын тапшырды, дип хәбәр ителде. Шул ук вакытта уку йорты ректоры абитуриентларны кабул итү тәҗрибәсе зур булуын һәм ул МДУга 14-15 яшьлек үсмерләрне күрүен әйтте.

Шулай ук ул мондый балалар «аерым игътибар таләп итә», дип билгеләп үтте. Ул кабул ителгән очракта, кызга университетта укырга уңайлы булсын өчен педагог-психологны билгеләүләрен теләр иде.

Алисә Теплякова, БДИ тапшырып, 11 сыйныф өчен аттестат алган. Шул ук вакытта тугызынчы сыйныф өчен аттестатны ул 7 яшендә алган, шуннан соң 11 сыйныфка предметларны тапшырган.

Фото: ria.new.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: